Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2018, 16:58

Балтач районы авылларында ирекле көтүләнгән малларга карата кулланыласы закон әле язылмаган, күрәсең...

Иртә яздан районда яшәүче халыкның, күмәк хуҗалык җитәкчеләренең теңкәсенә тигән бер проблема бар. Ул — шәхси хуҗалыкларда асралган терлекләрнең иректә көтүләнүе.

Иртә яздан районда яшәүче халыкның, күмәк хуҗалык җитәкчеләренең теңкәсенә тигән бер проблема бар. Ул — шәхси хуҗалыкларда асралган терлекләрнең иректә көтүләнүе.
Әлеге мәсьәлә халык җыеннарында да, урыннарда район Хакимияте үткәргән информацион төркемнең гаржаданнарны кабул итү барышында да күтәрелә. Тик безнең халык, ни хикмәт, барыбер аңламый. Йортында асраган малын көтүгә чыгармый, иректә йөртүне өстен күрә.
Узган атнада Югары Карыш авыл җирлеге территориясендә район Хакимиятенең информацион төркеме гражданнарны кабул итте. Төркем составында үземә дә катнашырга туры килде. Түбән Карыш авылында әлеге мәсьәлә күтәрелде.
Урында хәл итеп була торган сорауга җирлек башлыгы Әнәс Шәяхмәтов болай дип җавап бирде:
—Иптәшләр, ирекле көтүләнгән маллар юк түгел, бар, дөрес. Халык канәгатьсезлек белдерә. Шәхси хуҗалыгында асралган терлеген тиешенчә асрауны тәэмин итмәгән хуҗаларга карата законда административ җаваплылык каралган. Эш рәсмиләштерүгә барып җиткәч, акт төзегәч, кул куярга теләүче юк. Бөтен бәла шунда...
Менә шундый бездә халык. Артта сөйлибез, ә үзебезгә охшамаганны төзәтергә теләмибез, бер сүзле түгелбез.
Иске Балтач авыл җирлегендә дә әлеге мәсьәлә кискен тора. Җирлек башлыгы Эльмар Рәшит улын тыңлап үтик:
—Республика Административ хокук бозулар кодексының 7.3нче статьясында шушы бозуларга карата административ җаваплылык каралган. Агымдагы җәйдә безнең авыл җирлегендә бер хуҗага карата дүрт (!) протокол төзелде, 20гә якын административ протокол төзелеп район Хакимияте каршындагы Административ комиссиягә кертелде. „Күршемнең, фәлән кешенең сарык, кәҗәләре кишер түтәлемне таптап чыгып киткән,” дип урам буйлап хәбәр таратып йөргәнче, полициягә шалтыратып әйтсәләр, хезмәткәрләр шундук чыгарлар, чара күрерләр иде...
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: