Балтач таңнары
+18 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
2 Августа 2018, 12:37
Балтачта Һава десанты гаскәрләре көнен билгеләделәр
Хәрби бурычларын Һава десанты гаскәрләрендә үтәгән балтачлылар бүген, гаскәр оешуның 88 еллыгы көнендә, бәйрәмгә җыелдылар.
Һава десанты гаскәрендә хезмәт иткән ир-егетләрнең һәммәсе зәңгәр берет киеп йөрүе белән горурлана. Бу гаскәрне “Канатлы пехота” дип йөртәләр.
Хәрби бурычларын Һава десанты гаскәрләрендә үтәгән балтачлылар бүген, гаскәр оешуның 88 еллыгы көнендә, бәйрәмгә җыелдылар. Бәйрәм хөрмәтенә район мәдәният сараенда тантана үтте. Зәңгәр береттагыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тәбрикләде. Һәвәскәр сәнгать осталары бәйрәм хуҗалары алдында концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Десантчылар хәрби хезмәт көннәрен дә исләренә төшереп алдылар. Бәйрәм программасы чикләрендә Калашников автоматын сүтеп коруда җитезлекләрен, шулай ук кул көчләрен сынап карадылар.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши