Австрия, Литва, Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Казахстан, Удмуртия, Карелия, Бурятия, Марий Эл, Кырым Республикаларыннан, Әстерхан, Киров, Мәскәү, Новосибирск , Оренбург, Самара, Омск, Свердлау, Ульян, Чиләбе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәләреннән, Түбән Новгород, Красноярск, Мәскәү, Магнитогорск шәһәрләреннән, Пермь краеннан килгән 29 татар кызы Казанга җыелган.
Чулпан Кашанованың быелгы төп максаты тормышка ашты. Шушы көннәрдә ул Казан дәүләт мәдәният институты студенты булу бәхетенә иреште. Уку елы башлану белән, Чулпан институтның Хореография сәнгате факультетында сәнгать серләрен тирәннән үзләштерә башлаячак. Әлегә Чулпанга "Татар кызы- 2018" бәйгесендә уңышлар телибез.