Балтач таңнары
+5 °С
Ачык
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2018, 13:00
Бөтендөнья татар яшьләре форумында балтачлы да катнаша
Кичә Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы үз эшен башлап җибәрде. Форумда, Башкортстан Республикасы делегациясе, составында безнең районнан Радим Гыйләҗев катнаша
К
ичә
Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы үз эшен башлап җибәрде.
Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак .Анда чит 30 илдән, Русиянең 60 төбәгеннән 1000нән артык делегат катнаша. Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру көтелә), төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу планлаштырылган.
VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында Башкортстан Республикасы делегациясе составында безнең районнан Радим Гыйләҗев катнаша.
Радим Гыйләҗев быел БДУның Бөре филиалын тәмамлады. Ул милләт җанлы егет. Татар телендә нәшер ителгән бихисап басмалар белән хезмәттәшлек итә.
“Августка чыккан төндә, 0:00 сәгатьтә Башкортостан Республикасы делегациясе Казан шәһәренә VIII бөтендөнья татар яшьләре форумына юлланды. 1 август иртәсендә Казанга килеп җиткәч, теркәлү үтеп, универсиада авылында мәһабәт кунакханәдәге матур һәм иркен бүлмәләргә урнаштык. Аннары Казанның 1000 еллыгы музее белэн таныштык. Ул музейдан сон Казанның берничә урынына экскурсия кылдык. 18.30 сэгэтьттэ округлар буенча эшлекле танышу утте. Ул чара уен-көлкегэ бай булды. Мондый чара чара төрле төбәк яшьләренә якыннанрак танышырга ярдәм итә,”
—дип хәбәр итте безгә Радим WhatsApp мессенджеры аша.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши