Район Хакимиятенең ”Чиста Танып” Төбәкара экология проекты буенча фикер алышу өчен район гражданнарынаң конференция (җыенын) чакыру турында”гы карарына ярашлы, шушы көннәрдә әлеге мәсьәлә буенча район конференциясе үтте.
Конференциянең көн тәртибенә дүрт мәсьәлә чыгарылды. Проектның Положениесен раслау турындагы мәсьәлә буенча БР Экология министрлыгының Бөре территориаль комитеты әйдәүче белгеч-эксперты Рифат Сафинның информациясе тыңланды.
Зур булмаган елга һәм сулыклар ярларын чистартуга юнәлтелгән „Русия суы” дигән Бөтенрусия акциясе чикләрендә агымдагы елның 1нче августыннан 7нче сентябренә кадәр Башкортстанның Аскын, Балтач, Борай, Тәтешле, Пермь краеның Чернушка районы җирендә „Чиста Танып” Төбәкара экология проекты үткәрелә.
Рифат Хатип улы белдерүенчә, проект гражданнарда экология культурасы булдыруга, үсеп килүче буында табигатьне саклау законлылыгын бозуларны, экология пробелмалары килеп чыгуны кисәтүне тәрбияләү һәм аңлатуга юнәлтелгән. Һәр районда оештыру комитетлары булдырыла һәм эш планнары төзеләчәк.
Акциядә катнашкан бер район җирлегендә эш тәмамланганнан соң эстафета күрше район вәкилләренә тапшырыла. Тәүдә эстафета авыл җирлекләрендә юл ала, аннары — район күләменә чыгарыла.
Эш барышында һәр авыл җирлеге башлыгы чараларда катнашучыларның хәвефсезлеген, төзекләндерү барышында техник яктан һәм транспорт чаралары тәэмин итәргә тиеш.
Барлык чараларны һәм районнар арасында эстафетаны тапшыруны республика Экология министрлыгы координацияләячәк.
Проектның девизлары: „Экология — гаилә кыйммәте, алдагы буыннар турында хәстәрлек”, „Туган табигатебез өчен ирекмәнлек — безнең гомум йортыбыз”. Проектта дәүләт һәм дәүләттән тыш оешмалар катнаша ала.
7нче сентябрь көнне акцияләргә йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Конференция барышында проектның Положениесе, проектны тормышка ашыру буенча чаралар планы, оештыру комитеты расланды.
Конференциядә катнашучыларның мөрәҗәгате белән район Хакимияте башлыгының икътисад, төзелеш һәм тереклекне тәэмин итү буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин таныштырды.
Мөрәҗәгать нигездә кабул ителде.
Конференцияне район Советы Секретаре Расих Акберов алып барды.