Җәмгыять
13 Июля 2018, 08:04

Республика нотариуслары Югары Карыш авылындагы социаль приютка хәйрия ярдәме күрсәтте

Республика Нотариаль палата быел үзенең 25 еллык юбилеен билгели. Шул уңайдан республика нотариуслары Тәтешле һәм Балтач районнарындагы районара „Гаилә” үзәгендә тәрбияләнгән балалар һәм үсмерләргә материаль ярдәм күрсәтү йөзеннән үзәкнең Югары Карыш авылындагы бүлекчәсенә килделәр.

Төрле районнарның төрле авылларындагы авыр хәлдә калган, материаль кыенлыклар кичергән, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләреннән җыелган 19 бала һәм үсмер вакытлыча тәрбияләнә бүген приютта.
Үзәк директоры Илүс Исламов мондый хәйрия чараларының бик урынлы булуын билгеләде һәм хәйрия ярдәме күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде.
Республика Нотариаль палата президенты Роза Евстафьева үзләренең хәйрия эшләрендә актив катнашулары, Балтач җиренә башлап аяк басулары, киләчәктә ешрак киләчәкләре турында әйтте, үзәктә һәм бүлекчәдә көч салган хезмәткәрләрнең катлаулы, кирәкле хезмәтләрендә уңышлар, балаларның чын кешеләр булып үсүләрен теләде.
Республика нотариуслары йомшак диван, башка мебель, өс киемнәре, татлы күчтәнәчләр алып килде приютка. Балалар һәм үсмерләр бүләкләрне шатланып кабул итте.
Чарада республика Нотариаль палата вице-президентлары Әлфия Хәйдарова һәм Ольга Зонова, идарә әгъзалары — барлыгы уннан артык кеше катнашты.
Читайте нас