Җәмгыять
6 Июля 2018, 08:19

Балтач җире игелекле улын югалтты. Элекке җитәкче Салават Шакиров 59нчы яшендә вафат булды

Районның авыл хуҗалыгы тармагы, киң җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, „Танып” колхозының элекке рәисе, „Балтач икмәк кабул итү предприятиесе”нең элекке директоры Салават Ләбиб улы Шакиров илле тугызынчы яшендә вафат булды.

Районның авыл хуҗалыгы тармагы, киң җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, „Танып” колхозының элекке рәисе, „Балтач икмәк кабул итү предприятиесе”нең элекке директоры Салават Ләбиб улы Шакиров илле тугызынчы яшендә вафат булды.
Салават Шакиров 1960нчы елның 24нче маенда Балтач районының Иске Каргалы авылында туа. 1977 елда Тучыбай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң районның „Танып” колхозында гади колхозчы сыйфатында хезмәт юлын башлый. 1978-1980 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәттә була. Хезмәттән соң „Танып” колхозында хисапчы булып эшли.
1981 елда С. Шакиров „авыл хуҗалыгы производствосында бухгалтерлык исәбе” белгечлеге буенча Йоматау авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. 1983 елда аны уңышлы тәмамлый. „Танып” колхозына икътисадчы булып кайта. 1985-1992 елларда баш икътисадчы вазифасында эшли, бер үк вакытта читтән торып Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының „авыл хуҗалыгында бухгалтерлык исәбе һәм хуҗалык эшчәнлеге анализы” белгечлегенә укый.
1992 елда Салават Лябиб улы „Танып” колхозына рәис итеп билгеләнә. Биредә эшләү дәверендә үзен яхшы җитәкче итеп таныта, авыл хуҗалыгы производствосына уңышлы идарә итә.
1999-2002 „Балтач икмәк кабул итү предприятиесе” муниципаль унитар предприятиесе директоры вазифасында эшли. 2002 елда предприятие базасында „Балтач тегермәне” дигән яңа муниципаль унитар предприятие булдырылгач, Салават Шакиров 2012 елга кадәр аның директоры була. 2012-2013 елларда ул „Баш Агро продукт” дәүләт унитар предприятиесе участок начальнигы урынбасары вазифасында эшли.
Эш дәверендә ул үзен квалификацияле, белемле, үз эшен тирәннән аңлаган җитәкче итеп таныта. Үзенә ышанып тапшырылган күп тармаклы предприятиегә уңышлы җитәкчелек итә.
Фидакарь хезмәте өчен С. Шакировка „Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән Мактаулы исем бирелә, ул республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының, район Хакимиятенең, район Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
С. Шакиров 1983-1995 елларда Тучыбай авыл советы, район Советы депутаты, беренче чакырылыш муниципаль Балтач районы Советы депутаты була. 2008 елда икенче чакырылыш муниципаль район Советы депутаты итеп сайлана. Салават Ләбиб улы муниципаль район Советы эшчәнлегендә актив катнаша.
Салават Шакиров райондашлары арасында зур абруй казанды.
Ул менә дигән гаилә башлыгы булды. Тормыш иптәше Сания Тимерхан кызы белән ике ул тәрбияләп үстерделәр.
Яхшы кеше, оста оештыручы, туган җире өчен янып яшәгән Салават Ләбиб улы турында якты истәлекләр безнең йөрәкләрдә озак сакланыр.
Некрологка Субушев И.Ә., Вәлиев Р.М., Хәбипов Ф.А., Рәхимов Ф.Г., Әхмәдуллин Ш.М., Хәмитов А.Ә., Акберов Р.Ф., Муллагалиев Ш.Р., Фәтхуллин Г.Ф., Исламов Р.Т., Хөснуллин Р.Ш., Вәлиев М.М., Мәгъзүмова З.Ә., Гафуров Җ.Ф., Мәгъзүмов А.М., Сәрвәртдинов Г.К.,Сәрвәртдинов З.К., Гарипов Ф.Ә. кул куйган.
Читайте нас