Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июль 2018, 00:13

Балтачта көнкүреш калдыкларын урнаштыру тәртибе үзгәрә

Киләсе елдан Балтачта калдыклар урнаштыру тәртибе үзгәрә. Коммуналь хезмәтнең бу төрен безнең районда "Дүртөйле мелиоводстрой" җәмгыяте күрсәтәчәк.

Әле балтачлылар бер кыенлыксыз, бер тиен акча түләми көнкүреш калдыкларын полигонга урнаштыра ала иде. Ләкин 2019 елның 1 гыйнварыннан алай булмаячак. Чөнки коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354нче санлы карары яңа ел башыннан тулысынча көченә керә.
Бу карарга ярашлы, калдыкларны махсус проект буенча булдырылган полигоннарга гына урнаштыру рөхсәт ителә. Коммуналь хезмәтләр хезмәтләр күрсәтү 2нче зонасында 7 полигон теркәлгән. Мишкә, Ягары Яркәй, Калтасы авылларында, Бөре, Дүртөйле, Нефтекама, Яңавыл шәһәрләрендә урнашкан алар. Әлбәттә, кеше ул полигоннарга кадәр калдыкларын үзе илтеп йөри алмаячак. Бу яклап безнең районны хезмәтләндерү Дүртөйле шәһәре мелиоводстрой җәмгыятенә йөкләтелгән. Төбәк операторы ролен ул үтәячәк.
Бүген Балтач район Хакимиятенең утырышлар залында Балтач, Тәтешле районнары авыл җирлекләре Хакимиятләре башлыклары, калдыклар чыгару белән бәйле предприятиеләр катнашлыгындагы предприятиеләр җитәкчеләре катнашлыгында шушы карарны тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте. Аның эшендә Башкортстан Республикасы Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы вәкилләре, “Дүртөйле мелиоводстрой” җәмгыяте директоры Евгений Юдинцев катнашты.


Аның эшендә Башкортстан Республикасы Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы вәкилләре, “Дүртөйле мелиоводстрой” җәмгыяте директоры Евгений Юдинцев катнашты.
Барлык авыллардагы көнкүреш калдыкларын туплау урыннары рекультивацияләнәчәк. Киңәшмәдә авылларда калдыкларны туплау мәйданчыклары булдырырга, дигән карарга киленде. Мәйданчкта контейнерлар саны биштән артмаска тиеш. Алар бетонланган, кирҗәләп алынган мәйданчыкка урнаштырыла. Һәр кеше исәбенә калдыклар чыгару нормаларын, шулай ук башка чыгымнарны искә алып тарифлар билгеләнәчәк. Кыскасы, хәзер авыл халкы калдыкларын урныштырган өчен акча түләргә тиеш була. Ә контейнерларга тупланган калдыкларны төбәк операторы махсус автотранспорты полигоннарга алып китәчәк. Авыл җирендә елына һәр кеше исәбенә чыгарылырга тиешле калдыклар күләме 3,7 кубометрга тиң. Шулай ук 0,3 кубометр күләмендә зур габаритлы калдыклар чыгарылдырга мөмкин.
Калдыкларны сорталрга аерып җыеп булмасмы, кеше калдыкларын урнаштырган өчен акча түләргә риза булырмы, бу карар көченә кергәч тирә-юнь калдыклар белән тулмасмы кебек сораулар киңәшмәдә күп яңгырады.
Һәр йорт төбәк операторы белән килешү төзергә тиеш була. Килешү төземәгән йорт хуҗаларын җаваплылыкка тарттыру мәсьәләсе дә карала. Кыскасы, карар халыкның экологик культурасын тамырыннан үзгәртәчәк. Әлегә җирле хакимият башлыкларына калдыкларны туплау мәйданчыкларын урнаштыру өчен урыннар билгеләргә кушылды. Ә калдыкларны сортларга аерып җыю өчен безнең халык өлгереп җитмәгән әле. Белгечләр билгеләвенчә, республикада калдыкларны эшкәртү инфраструктурасы да ныклап җайга салынмаган әле. Бөре, Нефтекама шәйәрләрендә калдыкларны сортлага аеру линияләре тулы куәтенә эшләми икән..
Сүз юк, калдыкларны үз урыны булырга тиеш. Киләсе елдан Иске Балтач—Иванай, Иске Балтач—Иске Яхшый авыллары арасында “Пчелка” тагылмасына калдыклар төяп җилдергән автомашиналарны күрмәячәкбез. Тик халык тиз генә ул тарафларга юлны оныта алырмы? Төбәк операторына да эш күп. Алар карамагында 1400 торак пункт. Халыкка буйсынырга, ә төбәк операторына ышанычны акларга туры килә...
Читайте нас