Балтач таңнары
+20 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
3 Июля 2018, 08:45
Балтачта да «Уфанет» хезмәтеннән файдалана башладылар
Балтачта да «Уфанет» хезмәтеннән файдалана башладылар.
Бу көннәрдә Иске Балтачта “Уфанет” рекламасы урнаштырылган махсус автомашиналарны еш күрәләр. Әле монда, әле тегендә монтерлар бригадалары эшли.
Әйе, Башкортстанда “Уфанет” телекоммуникацияләр операторы челтәре киңәя. 1990 еллар уртасыннан эшен башлап, инде әйдәүче интернет- провайдер булып өлгергән оператор, ниһаять. Балтач районына да килеп җитте. Ырынбур өлкәсендә, Татарстан Республикасында, Башкортстанның күп шәһәр, районнарында “Уфанет” хезмәтеннән инде күптәннән файдаланалар.
Сүз юк, элемтә тармагында, бигрәк тә Интернет, интерактив телевидение өлкәсендә безнең районда да көндәшлек арта. Әлегә карата «Башинформсвязь» җәмгыяте хезмәтеннән генә файдалана идек. Кайберәүләр юлдаш телевидениесен хуп күрде.
Балтачта “Уфанет” хезмәтеннән инде файдалана башлаучылар да бар.
Иске Балтачта әлеге вакытта магистраль линиясе сузу, шулай ук абонентларны челтәргә тоташтыру эшләре бара. Башкаладан килгән Руслан Ибәтуллин җитәкчелегендәге бригада эшчеләре дә район үзәге урамнарында магистраль линиясе сузу, бүлгеч шкафлар урнаштыру кебек эшләр белән шөгыльләнә.
—Опитик-җепсел кабель сузабыз. Кайбер урыннарда өстәмә баганалар да урнаштырырга туры килде. Безнең арттан эретеп ябыштыручылар эшкә тотына. Алар кабельне ялгап, тоташтыралар. Сигнал барышы тикшереп каралганнан соң магистральгә абонентларны тоташтыру башлана,— ди монтажчылар бригадасы җитәкчесе Руслан Ибәтуллин, бүгенге эшләр барышы белән таныштырып.
Оптик-җепсел кабель, дигәннән үк аңлашылып тора, “Уфанет” абонентлары югарырак тизлектәге Интернет хезмәтеннән файдаланачак дигән сүз.
Интернет, интерактив телевидение белән проблемалар килеп чыкса нишләргә, дигән урынлы сорау туарга мөмкин. Борчылырга урын юк. Балтачта "Уфанет"ның сервис бүлекчәсе булдырылачак.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"