Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2018, 18:43

Балтачта „Шәҗәрә бәйрәме” республика халык бәйрәме үтәчәк

Иртәгә Иске Балтачта "Шәҗәрә бәйрәме" республика халык бәйрәме башлана.

Бәйрәм Иске Балтачта 29 июнь көнне башлана.
29 июнь көнне:
12.00-14.30 сәгатьләрдә — „Яшь киленнәр”, „Гаиләм — минем калгәм” (район мәдәният сараенда), авыл җирлекләренең шәҗәрәләрен төзүчеләрнең килүе, теркәлеп урнашуы.
15.00-16.00 сәгатьләрдә — „Шәҗәрә бәйрәме – 2018” халык бәйрәме Республика бәйгесен ачу.
Гаилә халык иҗатының „Гаиләм — минем калгәм” Республика бәйгесе.
16.00-18.00 сәгатьләрдә — „Яшь киленнәр” Республика фольклор-этник бәйгесенең сайлап алу туры (Район мәдәният сараенда).
19.00-20.30 сәгатьләрдә — Авыл җирлекләре арасында „Шәҗәрә” Республика бәйгесе эшләре белән танышу (Сабантуй мәйданында).
30 июнь көнне:
8.00-9.00 сәгатьләрдә — „Ялан ашы” милли кыр кухнясында катнашучыларны һәм авыл җирлекләре арасында шәҗәрә төзүчеләрне теркәү (оештыру комитеты штабы).
9.00-10.45 сәгатьләрдә — „Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш төбәгендәге башкорт ырулары” темасына фәнни-гамәли конференция.
9.30-15.00 сәгатьләрдә — Авыл җирлекләре арасында „Шәҗәрә” Республика бәйге-ярышы, этнофольклор „ихаталар” һәм тирмәләр янында шәҗәрәләрне күрсәтү.
10.00 сәгатьтә – „Шәҗәрә” күргәзмәсе (балалар мәйданчыгы).
10.30—11.00 сәгатьләрдә — Рәсми кунакларны каршылау, осталар һәм милли „ихаталар” аллеясе белән танышу.
11.00-11.15 сәгатьләрдә — „”Шәҗәрә бәйрәме” Республика халык бәйрәмен, „Сабантуй-2018”не тантаналы ачу. „Сабантуй-2018”нең флагын күтәрү. Рәсми кунаклар чыгышы.
11.15-11.45 сәгатьләрдә — Язгы кыр эшләре йомгаклары буенча алдынгыларны бүләкләү һәм хөрмәтләү.
11.45-12.00 сәгатьләрдә — Театрлаштырылган пролог.
12.00-12.20 сәгатьләрдә — Агросәнәгать комплексы, хезмәт коллективлары, спортчылар, республика районнарыннан делегацияләр — „Шәҗәрә бәйрәме” Республика бәйрәмендә катнашучылар парады.
12.00-12.45 сәгатьләрдә — ат чабышлары.
12.45-16.30 сәгатьләрдә — Гаилә династияләре арасында „Гаиләм — минем калгәм” Республика конкурсы Гала-концерты (төп сәхнә).
-„Яшь килен” башкорт киленнәре бәйгесе (икенче сәхнә).
-„Ялан ашы” милли кыр кухнясы конкурсы (өченче сәхнә).
Милли уеннар. Спорт ярышлары.
Милли көрәш (70, 80 килограммга кадәр һәм 85 килограммнан югарырак авырлык категориясендәге спортчылар арасында)
Гер спорты
Ир-егетләр (32 килограммлы герне 65, 80 килограммага кадәр һәм 80 килограмманан югарырак авырлык категориясендәге спортчылар күтәрәчәк).
Хатын-кызлар 16 килограммлы герне (60 килограммга кадәр һәм аннан югары авырлык категориясендәге спортчылар күтәрәчәк).
Армрестлинг
Ир-егетләр (60, 70, 80 килограммага кадәр һәм 80 килограммнан югары авырлык катеоргиясендәге спортчылар арасында).
Хатын-кызлар (60 килограммга кадәр һәм аннан югары авырлык категориясендәге спортчылар арасында).
Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында волейбол уены.
Мини-футбол.
Күңелле стартлар (гаилә парлары).
Халык уеннары
Вертикаль баганага үрмәләү, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, авыш баганага менү, бүрәнә өстендә капчык сугышы, бүләкләр кисү, авызга кашык кабып йөгерү.
Этнофольклор „ихаталары” һәм тирмәләр янында шәҗәрәләрне, „Май ашы” милли ашын (чәк-чәк) күрсәтү.
Үзешчән сәнгать осталары концерты.
16.30-17.00 сәгатьләрдә — Бәйгеләргә йомгак ясау.
-Бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләү.
17.00-17.10 сәгатьләрдә —„ Шәҗәрә бәйрәме” Республика халык бәйрәмен һәм „Сабантуй-2018”не ябу.
17.10 сәгатьтә — Кунаклар кайтыр юлга кузгала.
Читайте нас