Җәмгыять
25 Июня 2018, 12:12

Зиләзекүл авылында Рәвис һәм Марсель Баһаветдиновлар мемориал тергезде

Бөек Ватан сугышы башланган 22 июнь көне илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләнә.

Бөек Ватан сугышы башланган 22 июнь көне илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләнә.
Зиләзекүл авылында Бөек Ватан сугышы елларында фронтка алынган һәм яу кырларында башларын салган авылдашлар, Бөек Җиңү белән кайтып тыныч тормышта илне тергезүгә көч салган, дөнья куйган зиләзекүллеләр истәлеген мәңгеләштергән мемориал ачтылар.
Һәр гаиләгә кагылган сугышка Зиләзекүлдән 113 кеше алына, шулар арасыннан 55 кеше генә туган якларына әйләнеп кайта. Алар арасында авылдашлары Габдрәүф улы Хәтмулла да була.
Сугыш уты тынып 73 ел үткәннән соң, авылдашларын сөендереп, Хәтмулла улы Рәвис һәм оныгы Марсель Баһаветдиновлар авылларында сугышта ятып калган, кайткач вафат булганнар истәлегенә обелиск тергезде.
—Обелиск үзенчәлекле. Сул якта яу кырларында башларын салган авылдашларның исем, фамилия, аталарының исеме, туган, һәлак булган яки хәбәрсез югалган еллары язылган. Уң якта — сугыштан кайтып яшәп, төрле елларда дөньялыктан үткәннәр турында мәгълүматлар урын алган, — диде Түбән Карыш авыл җирлеге башлыгы Әнәс Шәяхмәтов.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев зиләзекүллеләрне авылдагы тарихи вакыйга уңаеннан сәламләде. Туган авыллары өчен генә түгел, район өчен зур эш башкарган спонсорлар — әтиле уллы Рәвис һәм Марсель Баһаветдиновларга район Хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
—Сез башлаган уңай үрнәк башкаларны да матур эшләргә әйдәсен, — диде.
Тантанада Иске Балтач имам-ахунаты имам-ахуны Рәфис Шәйхәйдар, Түбән Карыш авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Әлтаф Галимҗанов, Зиләзекүл авылы старостасы Наил Закиров, авылдашлары Рамил Фәмиев чыгыш ясады.
Балтач һәм Тәтешле районнары хәрби комиссары Ансар Арсланов мондый истәлекле урын киләчәктә буш тормас, авылдашлар тыныч тормыш хакына башларын салганнар алдында баш иярләр, алар үрнәгендә илебезгә хезмәт итәрләр, дигән ышаныч белдерде.
Зур эшнең иганәчесе Рәвис Баһаветдинов яу кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган авылдашларның исемнәрен тулыландыруда, мемориалны урнаштыруда ярдәм күрсәткән зиләзекүллеләргә рәхмәт белдерде.
—Мондый истәлекләр килер буын вәкилләренә кирәк. Аны булдыру безнең бурыч иде. Күлнең каршы ягында, элекке изба-читальня урынында тергезергә карар иттек аны. Авыл халкы кимемәсен. 113 кешегә арткан итеп хис итик, һәлак булган, дөньялыктан үткәннәрнең рухлары сөенсен, — диде Рәвис Хәтмулла улы.
Ал тасманы кисү хокукы Илгиз Субушев, Әнәс Шәяхмәтов һәм Рәвис, Марсель Баһаветдиновларга бирелде.
Тантананы район мәдәният сарае үзешчәннәренең чыгышлары тулыландырды.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас