Җәмгыять
15 Июня 2018, 06:21

Балтач район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның Ураза бәйрәме белән котлавы

Районыбыз мөселманнары халык арасында тынычлык һәм дуслыкны ныгытуда актив катнашалар, яхшылыкка, гаделлеккә, мәрхәмәт кылуга һәм барлык балтачлыларны рухи бердәмлеккә өндиләр.

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Барыгызны да Ураза бәйрәме белән котлыйм.
Мөселман дөньясында иң олы, иң изге бәйрәмнәрнең берсе буларак, Ураза бәйрәме изге Рамазан аеның төгәлләнүен белдерә. Бу айда барлык уй-ниятләр бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлтелә. Әлеге мәңгелек кыйммәтләр рухи чисталыкка һәм яңарышка омтыла, үз гамәлләреңнең мәгънәсен аңлап яшәү киләчәккә өмет тудыра, бер-береңне яхшырак аңларга ярдәм итә.
Районыбыз мөселманнары халык арасында тынычлык һәм дуслыкны ныгытуда актив катнашалар, яхшылыкка, гаделлеккә, мәрхәмәт кылуга һәм барлык балтачлыларны рухи бердәмлеккә өндиләр.
Ураза бәйрәме йортларыбызга шатлык һәм күңел тынычлыгы алып килсен, рухи кыйммәтләр үсеп килүче буынга юнәлеш бирсен. һәм болар районыбыз үсешенә ныклы нигезе булып торсын. Сезгә чын күңелдән иминлек, сәламәтлек, бәхет телим.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз СУБУШЕВ.
Читайте нас