Балтач таңнары
+3 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Җәмгыять
3 Июня 2018, 10:32
Иске Балтачта ярминкә үткән мәйдан гөр килеп торды
Бүген Иске Балтачта үткән ярминкәдә тартма тулы абрикосны 350 сумга тәкъдим иттеләр. Ә тартмада биш килограмм җимеш!
“
Бердәм Русия” партиясеннән Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы—Корылтай депутатлыгына кандидатлар сайлау көнендә Иске Балтачта сәүдә ярминкәсе дә оештырылды.
Узган шимбәдә Иске Балтачта зур базар үтүенә карамастан, сәүдә рәтләрендә җанлылык күзәтелде.
Сатуда нәрсә генә юк. Бу мәлне балтачлыларның күпчелеге яшелчә, чәчәк, җиләк-җимеш культуралары үрентеләре сатып алып калырга тырыша. Кием, салып, хуҗалык товарлары тәкъдим иткән павльоннар тирәсе дә буш түгел иде.
Сәүдәгәрләрнең күпчелеге ерактан килүчеләр. Арада төрлесе бар. Берләре, товарын ерактан кычкырып тәкъдим итә. “Уф, сорамагыз әле бернәрсә дә, зинһар, башымны бутамагыз..!”—дип торганнары да юк түгел. .
Бу юлы җимеш тәкъдим иткән бер сатучы тирәсендә сәүдә аеруча җанлы барды. Җылы яклардан килгән сәүдәгәр балтачлыларны арзан бәягә абрикос белән сыйлады! Әйе, җимешне марляга төргәкләп тартмага урнаштырганнар. Анда биш килограмм абрикос!
Бер тартма тулы җимеш 350 сум тора
.
Гомумән, балтачлылар бүгенге ярминкәдән канәгать булдылар.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"