Май аеның бер көнендә Иске Балтачта Роберт Хәйруллин истәлегенә футбол турниры үткәрү традициягә керде.
Чечен сугышында һәлак булган Роберт Рәвил улы Хәйруллинны дуслары, сыйныфташлары елның-елында искә ала. Аның истәлегенә футбол турниры быел үз тарихында уникенче тапкыр үткәрелде. Быелгы турнир Футбол буенча Бөтендөнья чемпионаты алдыннан үтүе аеруча истәлекле. Футболчылар Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе спорт мәйданында җыеллды.
—Һәвәскәр спортчылар командалары элекке уенчылары турында онытырга тиеш түгел. Роберт Хәйруллин чын спортчы иде. Районның волейбол командасы көчле уенчысын югалтты. Футболны да үз итә иде ул. Яшьләрне спортка күбрәк җәлеп итү өчен оештырабыз мондый ярышларны,—ди ярышларның инициаторы, „Танып” хоккей клубы җитәкчесе Алмаз Абдуллин, турнирның максатларын билгеләп.
Мондый чаралар яшьләрдә ватанпәрвәрлек рухын күтәрү билгесе дә. Роберт Хәйруллин, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән...
Турнирны ачу тантанасында Робертның әнисе Гөлфирә Хәйруллина, сыйныфташлары: Алмаз Мөхәмәдиев, Илнар Фәридонов, „Яшьлек” физкультура савыктыру комплексы директоры Фәрит Галимов, „Танып” хоккей клубы җитәкчесе Алмаз Абдуллин чыгыш ясадылар, уенчыларга турнирда катнашырга килгәннәре өчен рәхмәт белдереп, уңышлар теләделәр. Ярышны оештыруга матди ярдәм күрсәтүчеләр дә алар.
Ярыш 2004-2006 елларда туган малайларны берләштергән—ике, 2000-2002 елларда туган футболчыларны берләштергән 4 команда арасында үтте.
Турнир нәтиҗәләре буенча Иске Балтач авылының икенче санлы урта мәктәбенең ике командасы икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе командасы дүртенче урында. „Танып” хоккей командасы икенче ел рәттән турнирның чемпионы титулын яулады.
Традицион рәвештә, турнир иң яхшы уенчыларны да билгели. „Иң яхшы капкачы”, „Иң яхшы сакчы”, „Иң яхшы һөҗүм итүче” бүләкләренә, шул тәртиптә, Денис Лихолетов, Ренат Шәйнуров, Раил Вәлиев лаек булдылар.
Турнир ахырында районның футболчы ир-егетләре һәм „Танып” хоккей клубы үсмерләрен берләштергән командалар мәйданда уенга чыкты . Бу уен „Танып” хоккей клубы үсмерләре җиңүе белән тәмамланды.