Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 Май 2018, 17:43

“Гаилә” тарифы билгеләнгәне турында белә идегезме?

Республика Башлыгының узган елның 22 декабрендә кул куйган Указы нигезендә 2018 ел республикада Гаилә елы дип игълан ителде.

Республика Башлыгының узган елның 22 декабрендә кул куйган Указы нигезендә 2018 ел республикада Гаилә елы дип игълан ителде.
Республика Хөкүмәте боерыгына ярашлы, елны үткәрү буенча чаралар планы расланды. Анда каралган чараларның берсе — халыкка хезмәтләр күрсәтүдә “Гаилә”, “Гаилә белән — отышлы!” тарифларын билгеләү.
Мисал өчен, Интеллектус мавыктыргыч фәннәр интерактив муззенда 28 апрельдән гаилә билеты акциясе хәрәкәт итә: дүрт кешедән торган гаилә белән музейга керү бәясе 1000 сум; эш көннәрендә һәм ял, бәйрәм көннәрендә керү 1200 сум; 200 сум яныгызда кала, төп шарт: төркемдә бер булса да өлкән кеше озатучы сыйфатында булырга тиеш. 2015 елның июненнән Уфа аквапаркында “гаилә” махсус тарифы билгеләнгән. Мәскәүдә автоэкспресста йөргәндә “Гаилә” тарифы популяр. Ул кузгалу пунктында юлга чыкаан көндә бер өлкән һәм бер балага рәсмиләштерелә. Пермь краенда “Усть-Качка” санаториендә барлык гаиләне дәвалау һәм ял иттерүгә 50 процентлы ташламалы “Гаилә” тарифы кертелгән.
“Гаилә”, “Гаилә белән — отышлы!” тарифларын кертү хезмәтләрдән файдаланучылар һәм аны күрсәтүчеләр өчен дә отышлы. Мондый тарифларны кертү гаилә тормышының кыйммәтләрен арттыруга булышлык итә, гаилә белән бер вакытта хезмәтләрдән файдалануырга мөмкин учреждение һәм оешмаларның игътибарын ђәлеп итә, республикада яшәүчеләр һәм килгән кунаклар арасында бу хезмәтләрне сорау белән файдаланырлык итә.
Башкортстанның гаилә порталында http://cемьярб.рф льготалы тарифлар кулланган оешмаларның исемлеге язылган бүлек булдырылачак.
Читайте нас: