Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель 2018, 18:33

“Башинформсвязь” җәмгыятенең Балтач линия-монтаж участогында күнегүләр үтте

"Башинформсвязь” җәмгыятенең Балтач линия-монтаж участогы хезмәткәрләренең янгынга каршы тору әзерлеге тикшерелде.

Янгын, террористик актлар очрагында халыкның югалып калу очраклары, дөрес карар кабул итә белмәве еш кына корбаннарга китерә. Кемеровода булган хәл моны янә бер тапкыр ачык күрсәтте. Мондый хәлләрне булдырмас өчен халык күпләп җыелган урыннарда, кешеләрне хезмәтләндерү объектларында эвакуацияләү күнегүләре үтә.


"Башинформсвязь” җәмгыятенең Балтач линия-монтаж участогында мондый чараларны, планга ярашлы, елына ике тапкыр оештыру каралган. Офиста урнашкан башка оешмалар хезмәткәрләре дә күнегүләрдән читтә калмый. Чынбарлык хәлгә якынлаштырылган күнегү барышында оешма милке эвауациялиләр, кул астындагы янгын сүндерү чаралары белән эш итәргә өйрәнәләр.


„Башинформсвязь” җәмгыяте генераль директоры Марат Долгорашинныхның 13 апрельдәге 94-р санлы боерыгына ярашлы, язгы күнегү 23 апрель көнне үтте.


Хезмәткәрләр оешмалар милкен тиз арада эвауацияләде. Янгын сүндерү экипажы “Тревога” игълан итүгә биш минут үтү белән шартлы янгын урынына килеп җитте һәм хезмәткәрләр составы үз бурычын үтәде.


Күнегүләрнең практик өлешеннән соң “Башинформсвязь” җәмгыятенең Балтач линия-монтаж участогы начальнигы Нәфис Сәетов башкарылганнарга күзәтү ясады, кимчелекләргә тукталды. Аның сүзләренә караганда, офистагы барлык оешмалар хезмәткәрләре дә “Тревога” сигналына җавапы карамый, эш урыныннан чыгарга ашыгып бармыйлар. Иң зур хаталарның берсе—эвакуация барышында бүлмә ишекләрен бикләп чыгалар! Чынбарлыкта мондый хаталар төзәтә алмаслык нәтиҗәләргә китерүе ихтимал. Алдагы көнегүләрдә мондый хаталарны булдырмау бурычы куелды.

Моңа кадәрге күнегүләрләге кебек үк, бу юлы да хезмәткәрләрнең портатив янгын сүндергечләр белән эш итә белүе сынап каралды.

Читайте нас: