Судның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, төбәк Роспотребнадзоры башкаланың Мәгариф үзәгендә планлы тикшерү үткәргән. Укыту кабинетларында ясалма яктылыкны тикшергәннәр. Тикшерү барышында ачыклануынча, классларда яктылык дәрәҗәсе гигиена нормаларына җавап бирмәгән. Ведомство хезмәткәрләре административ хокук бозу турында протокол төзегәннәр. Чөнки яктылыкның тиешле дәрәҗәдә булмавы укучыларның саулыгына кире йогынты ясый.