Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2018, 13:31

Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?

Башкортстан Хезмәт министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Русиянең Хезмәт кодексына ярашлы, 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм 9 май — Җиңү көне бәйрәм көннәре булып тора.

Башкортстан Хезмәт министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Русиянең Хезмәт кодексына ярашлы, 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм 9 май — Җиңү көне бәйрәм көннәре булып тора.
Хезмәткәрләр ял һәм бәйрәм көннәрен нәтиҗәле файдалансын өчен Русия Хөкүмәте карары белән яллар якшәмбе, 7 гыйнвардан — чәршәмбе, 2 майга, шимбә, 28 апрельдән— дүшәмбе, 30 апрельгә күчерелгән.
Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 29, 30 апрель һәм 1, 2, 9 май бәйрәм көннәре булып тора. Шимбә, 28 апрельдә һәм чишәмбе, 8 майда эш көне бер сәгәтькә кыскара.
Русиянең Хезмәт кодексына ярашлы, 1 һәм 9 майдагы ял көннәре еллык төп яки өстәмә түләүле отпуск исәбенә кертелми, дип хәбәр итәләр Башкортстан Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Чыганак: “Башинформ” агентлыгы
Читайте нас: