Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2018, 13:40

“Кояшкай” балалар бакчасында әбиләр, әниләр, апаларны котладылар

7 март Иске балтач авылы «Кояшкай» балалар бакчасында хатын-кызны олылау, хөрмәт, ярату, ихтирам тәрбияләү максатынан бәйрәм чарасы оештырылды.

7 март Иске балтач авылы «Кояшкай» балалар бакчасында хатын-кызны олылау, хөрмәт, ярату, ихтирам тәрбияләү максатынан бәйрәм чарасы оештырылды.
Бәйрәмгә олы буын вакилләре дә чакырылган иде. Балалар бу бәйрәмне зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Төркемнәрдә тәрбиячеләр бәйрәм алдыннан әниләргә багышланган хикәяләр, шигырьләр укыдылар, әниләренә, хатын-кызларга багышланган әңгәмәләр үткәрделәр.
Бәйрәм үтәчәк зал әниләр турында язылган сүзләр, шарлар, төрле язгы чәчәкләр, хатын-кызларга багышланган әйтемнәр язылган плакатлар, белән бизәлде. “Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләуче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Бүгенге кичәбезне Сезнең хөрмәткә багышлыйбыз”, — дип бәйрәмне тәрбияче Алия Әлфәт кызы Ибатуллина ачып җибәрде. Котлау өчен сүзне заведующий Ирина Сафый кызы Шариповага бирделәр. Ул барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, эшләрендэ уңышлар, тазалык, балалар бәхетле булуын теләде. Һәм шушы бәйрәм көнебезне тагын да матурлап, нур өстәп сезгә бәләкәй генә бәйрәм күчтәнәчен бүләк итәм диде ул. “Бердәм Русия” партиясе тарафынан оештырылган “Великая Россия глазами ребенка” дип аталган иҗади конкурста теләп катнашып, җиңү яулаган өлкән төркем төркем балаларына сертификатлар тапшырды.
— Җиңүчеләребез белән без чиксез горурланабыз, киләчәктә дә аларга уңышлар телибез,— диде Ирина Сафый кызы. Менә алар безнең җиңүчеләребез: Аскар Галиев, Рөстәм Гаттаров, Алсу Шарипова Алсу. Балаларыбызны конкурска әзерләүдә музыкаль тәрбияче Рима Файзелгаян кызы Шакированың зур көч салуын да билгеләп үтәсе килә.
Гомүмән, бакчабызда һәр бәйрәмне үзенчәлекле, кабатланмас, югары дәрәҗәдә уздырырга тырышалар һәм моңа ирешәләр дә. Зәвык белән бизәлгән зал, матур костюмнар, җырлы-биюле тамаша әни-әбиләребеззнең күңеленә хуш килде. Балалар бакчасы булгач әкияти дөнья, әкият персонажлары катнашмый булалмый бит инде! Бәйрәмгә әкияттән кунаклар да килгән иде, Шапокляк карчык (тәрбияче Нурсулу Фатхлисламова), Убырлы карчык (тәрбияче Юлия Набиуллина).Алар балалар белән төрле уеннар оештырды, күңел ачты, күчтәнәчкә баллы пирог бүләк итте. Бәйрәмебезгә җан өстәп балалар әниләрен уенга чакырдылар, конкурсларда катнаштылар.
Балаларның җыр-биюләре, якты елмаюлары һәрберебезне үз балачагына алып кайтты, әниләрнең йомшак күңелләре ярларына сыймаган ташкындай тышка бәреп чыкты — һәр әни-әбинең күзендә шатлыклы яшь тамчылары күренде. Балаларның нәни куллары ясаган бүләкне алу, иң бәхетле, дулкынландыргыч мизгелләр булды. Бала күңеленә кечкенәдән юл сала алу, тәрбияле, шулай ук белемле, сәләтле шәхес үстерә алу — безнең өчен дә, балалар бакчасында тәрбияләгән тәрбияче өчен дә зур бәхеттер, минемчә. Зур көч куеп, һәрбер балага индивидуаль якын килеп эш итүче тәрбиячеләребезгә, балалар бакчасында хезмәт итүче барлык хезмәткәрләргә рәхмәтемне белдерәм.
Бәйрәмнең соңында әниләр исеменнән Флидә Галиева, Эльвина Рагозина, Гульназ Нурмөхәмәтова котлады.
Бакчада тәрбияләнүче Аскар Галиевның зур әнисе Флида Факаетдин кызы вәгазьләр әйтте.
Читайте нас: