Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2018, 12:33

Балтач территориаль сайлау комиссиясе укулар оештыра

Балтачта, ,„Сайлау закончылыгы һәм Русия Федерациясе Президентын сайлауны оештыру” программасына ярашлы, участок сайлау комиссияләре әгъзаларын, күзәтүчеләрне укытулар үткәрелә.

Территориаль сайлау комиссиясе „Сайлау закончылыгы һәм Русия Федерациясе Президентын сайлауны оештыру” программасына ярашлы, укулар оештыра. Укуларның максаты участок сайлау комиссияләре әгъзаларының квалификациясен күтәрүгә юнәлтелгән.
Укуларның беренче этабы 22-30 гыйнвар көннәрендә үткән иде. Курслар барышында тыңлаучыларны алда торган сайлау турында сайлаучыларны хәбәрдар итү,участок сайлау комиссиясенең хокукый статусы, вакаләтләре турында төшендерделәр.
5-13 февраль көннәрендәге уку „Гаризалар кабул итү һәм участок сайлау комиссиясене әгъзаларын сайлаучылар исемлеге белән эш итүгә төшендерү” темасы буенча үтте. Анда сайлаучының үзе яшәгән урыннан читтә тавыш бирү мөмкинлекләре, сайлаучылар исемлегенә төгәллекләр кертү турында сүз барды. Укуларның практик өлеше Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбендә үтте.
Ә 26 февраль көнне территориаль сайлау комиссиясе җәмәгать палатасыннан күзәтүчеләр белән укулар оештырды.
27 февраль көнендәге киңәшмә-уку Башкортстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев катнашлыгында үтте. Бу көнне үткән укулырдан соң сайлау комиссияләре әгъзаларының гәдәттән тыш хәлләр очрагына әзерлеген дә тикшерделщр. 1160нчы санлы сайлау участогында, эчке эшләр хезмәткәрләре белән берлектә, махсус күнегүләр үтте.
7-12 март көннәрендәге укуларда участок сайлау комиссияләре әгъзалар кодын машина укый торган протоколларны төзергә өйрәнәчәк.
Читайте нас: