Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2018, 18:34

Иске Балтачтагы “Батырша” мәчетендә үзенчәлекле кичә үтте

Иске Балтач авылындагы “Батырша” җәмигъ мәчетендә “Гаилә тормыш нигезе” дигән очрашу кичәсе үтте.

Иске Балтач авылындагы “Батырша” җәмигъ мәчетендә “Гаилә тормыш нигезе” дигән очрашу кичәсе үтте.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Указы нигезендә 2018 нче ел “Гаилә елы” дип игълан ителде. Бу очрашуда гаилә кыйммәтләре, ир-хатын мөнәсәбәтләре, бала тәрбияләү, әдәп-әхлак турында сөйләшү оештырылды, килгән кунаклар фикере тыңланды.
Кичәдә район Хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы Субушев, республика Хөкүмәте киңәшчесе, “Ихлас” мәчете каллиграфия преподавателе, Халыкара каллиграфия Ассоциациясе әгъзасы Айдар Гәрәев, Рәвия Хәмитова, Римма Ильясова, Рәинә Мазһарова, Балтач һәм Аскын районнары ахунды Рәфис Шәйхәйдәров, “Үзәк мәчет” имам-хатибы Филүс Камалтдинов, “Батырша” җәмигъ мәчетендә гыйлем алучы шәкертләр, районыбызның үрнәкле абыстайлары, акәбиләре, районыбызның кадерле хатын-кызлары катнашты.
Кичә барышында яңгыраган фикерләр, күтәрелгән мәсьәләләр турындагы тулырак язманы “Балтач таңнары” гәзитенең алдагы санында укый аласыз.
Читайте нас: