Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль 2018, 12:47

Интернет йолдызлары затлы туйларын билгеләгән

Әбҗәлил районы Хәлил авылыннан, Интернет аша бөтен илгә танылган Ишәбикә һәм Нуриян Абразаковлар шушы көннәрдә затлы туйларын билгеләгән.



Әбҗәлил районы Хәлил авылыннан, Интернет аша бөтен илгә танылган Ишбикә һәм Нуриян Абразаковлар шушы көннәрдә затлы туйларын билгеләгән.
Берничә ел элек аларның бу фотосы социаль челтәрләрдә 100 меңнән артык лайк җыйган иде. Шулай ирле-хатынлы Абразаковлар “мәңгелек” мәхәббәт символына әверелде. Алар 70 ел дәвамында парлы гомер кичерәләр.
Нуриян һәм Ишбикә балачакларында бер сыйныфта укыганнар. Абдразаковоларны ата-ана боерыгы кавыштырган. Ул чакта Ишбикә һәм Нуриян эти-әниләре карарына каршы килә алмаган. Ә язмшларына алар зарланмый. Җитмеш ел эчендә алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген егермедән артык оныклары һәм туруннары шатлыгына сөенеп яшиләр.
Читайте нас: