Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 февраль 2018, 11:01

Сигез йөз унбер көн һәм төн Әфган җирендә...

1989 елның 15нче февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфган җире белән хушлашып чик сызыгы аша үз иле җиренә үтте. Шул елдан башлап бу көн „Яугир-интернационалистларны искә алу көне” буларак билгеләнә. Бүгенге героебыз, Балтач районының Иштирәк авылы ир-егете, Югары Янактай авыл җирлеге башлыгы Рәшит Мусин.

1989 елның 15нче февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфган җире белән хушлашып чик сызыгы аша үз иле җиренә үтте. Шул елдан башлап бу көн „Яугир-интернационалистларны искә алу көне” буларак билгеләнә. Бүгенге героебыз, Балтач районының Иштирәк авылы ир-егете, Югары Янактай авыл җирлеге башлыгы Рәшит Мусин.
1963нче елда туган егет яше җиткәч, 1982нче елда хәрби хезмәткә чакырыла. Районнан 20 егет (!) бер көнне хезмәткә юллана. Хәрби комиссариатта егетләрнең я Монголиядә, я Әфганстанда хезмәт итәчәкләрен әйтәләр. Рәшит Мәгъруф улына хезмәтне Әфганстан җирендә урнашкан 1356нчы гомумгаскәри штурм батальонының тәэминат ротасында пулемётчы сыйфатында үтәргә туры килә.
—Без Әфган җиренә аяк басканда күз ачкысыз ком бураны күтәрелгән иде. Андый ком бураннары Әфган җирендә һәр көнне диярлек куба... Безнең рота кайда нәрсә җитми, шуны җиткерү өстендә эшләде. 811 көн һәм төнгә сузылган хезмәтемне Кабулда, Джелалабадта үттем. Шул гомер эчендә күпне күрергә туры килде. Алты тапкыр җир тетрәү күренеше шаһиты булдым. Якташларым белән күрешкәндә туган җир сулышын тойдым. Күрше батальонда хезмәт иткән райондашым капитан Давис Әхмәтов белән берничә тапкыр күрештек. Соңгы күрешүдән соң күп тә үтмәде, ул һәлак булды... — дип авыр истәлекләрен яңартты героем.
Нәкъ Рәшит Мусин хезмәт иткән 1982-1984нче елларда „Жаркое лето Кабула” нәфис фильмы төшерелә. Сюжетлардагы эпизодларны төшергәндә райондашыбызның хезмәттәшләре дә кушыла.
Күп санлы операцияләрдә катнашкан рядовой Мусин хезмәт иткән хәрби часть Пакистан белән Әфганстан чиген саклый. Сугыш яланын миналардан арындырганда яра ала райондашыбыз.
—Иң авыры „дембель” вакыты җиткәч, үзең белән кайтыр юлга чыгарга тиеш егетләрнең инде арабызда булмавын тану. Коточкыч бу... — Мәңгегә унсигез, унтугыз яшьләрендә калган замандашларын юксынган ир узаманы бу сүзләрне бүген дә тетрәнеп әйтә.
Ветеран СССР Югары Советы Президиумының Мактау Грамотасы белән бүләкләнгән. Аның күкрәген „Әфган сугышы ветераны” ордены, Туган ил һәм Ватан алдындагы казанышлар өчен Русиянең Әфганстан ветераннары Союзы тарафыннан бирелгән „Казанышлар өчен”, „Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 20 еллыгы”, „Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр тәмамлануның 25 еллыгы истәлегенә”, „Яугир-интернационалистка Рәхмәтле Әфган халкыннан”, „Бөек Җиңүнең 65 еллыгы” һәм башка юбилей медальләре бизи.
Шушы көннәрдә ул яшь буынны хәрби-патриотик тарбияләүдә һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашканы өчен республика Дәүләт Җыелышы — Корылтай Рәисе Константин Толкачёвның Рәхмәт хатын кабул итте.
—Яшьтән спорт белән дус булдым. Җиңел атлетика әле дә яраткан шөгылем. Армия хезмәтенә чакырылганчы чаңгы спорты буенча разрядларым бар иде. Күрәсең, иммунитетым көчле булган, Әфган җиренә аяк баскач күп хезмәттәшләрем тиф, сары чирләре белән авырдылар. Ә мине моның ише сырхаулар читләп үтте. Шуңа күрә яшьләрне дә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, күңелләренә хуш килгән спорт төрләре белән шөгыльләнергә өндим, — ди яугир-интернационалист.
Ике елдан артык Әфган чүлендәге палаткаларда кунып, утлы кургаш яңгыры астында башыннан күпне кичкән райондашыбыз тормышның кадерен белеп яши. Икенче яртысы Гөлия Фатихҗан кызы белән Руслан, Рәмзил исемле уллар тәрбияләп үстергәннәр. Икесе дә нефть колледжын тәмамлаганнар. Руслан ил алдындагы бурычын Кавказ җирендә, Һава-десант гаскәрләрендә үтәп кайткан. Өйләнгән. Тиздән ике уллары да югары уку йортын тәмамлаячаклар. Әлеге вакытта Когалымда нефтьче булып эшләгән уллары өлкән Мусиннарның зур терәк-таянычлары.
—Өлкән улыбыз Руслан белән киленебез Филия онык бүләк иттеләр. Нәни Тамерланның һәр яңалыгына шатланып таң аттырабыз, тынычлыкта үткән көнгә шөкер итеп үз көнебезне үзебез күреп яшибез. Тормыш дәвам итә! — ди Рәшит Мәгъруф улы.

Читайте нас: