Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 февраль 2018, 18:48

Балтачта „Гаилә елы”на старт бирелде

„Балтач кафе”сының „яшел” залында „Тату гаилә — ил күрке” дигән үзенчәлекле музыкаль чара үтте. Ул агымдагы елны илебездә Ирекмәннәр елы, республикада Гаилә елы девизы астында үткәрүгә башлангыч бирүгә багышланды.

Бүген „Балтач кафе”сының „яшел” залында „Тату гаилә — ил күрке” дигән үзенчәлекле музыкаль чара үтте. Ул агымдагы елны илебездә Ирекмәннәр елы, республикада Гаилә елы девизы астында үткәрүгә башлангыч бирүгә багышланды.
Чарага районның Мактаулы гражданнары, „Ана даны” медале бүлән бүләкләгән хөрмәтле аналар, „Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнгән үрнәкле гаиләләр, элекке җитәкчеләр, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, авыл җирлекләре башлыклары, хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре, дин әһелләре, балаларны опекунлыкка алган гаиләләр, яшь гаиләләр чакырылды.
Барлык кунакларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тәбрикләде. Ул гадәти булмаган форматта оештырылган чарада катнашучыларны фәһемле сөйләшүгә, авылларыбыз, районыбыз киләчәге турында фәһемле киңәшләре белән уртаклашырга чакырды.
Чараны музыкаль яктан районыбызның үзешчән сәнгать осталарының күркәм чыгышлары бизәде.
Тулырак мәкаләне „Балтач таңнары” гәзитенең алдагы саннарында укырсыз.
Читайте нас: