Балтач таңнары
0 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
25 Января 2018, 09:05
Быел Иске Тимкә авылында яшәүчеләр урындагы башлангычларны яклау программасында катнашачак
Райондагы барлык унбиш авыл җирлеге дә быел Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашырга заявка бирде. Богдан авыл җирлегенә караган Иске Тимкә авылы халкы авыл зираты рәшәткәсен яңартырга карар итте.
title
Райондагы барлык унбиш авыл җирлеге дә быел Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашырга заявка бирде. Богдан авыл җирлегенә караган Иске Тимкә авылы халкы авыл зираты рәшәткәсен яңартырга карар итте.
Иске Тимкәнең халык телендә „Кәҗә тавы” дип йөртелгән төбәгендәге зират рәшәткәсен яңарту мәсьәләсе күтәрелгән җыенда авылда яшәгән төрле яшьтәге 43 кеше катнашкан.
—Зиратның мәйданы зур, авыл халкының үз көче белән генә башкарып чыга торган түгел. Шул сәбәпле, тимкәлеләр әлеге мәсьәләне яңа программага кертеп, күмәк көч белән эшләүне дөрес булыр дип таптылар, үзләре дә анда катнашырга теләк белдереп бертавыштан кул күтәреп риза булдылар, — ди Богдан авыл җирлеге башлыгы Флария Солтанова.
Төзекләндерү эшен башкаруны оештыру өчен җаваплы ун кешедән торган инициатив төркем сайланган. Авыл җирлегендә эшләгән „Россия” җәмгыяте директоры Фидарис Гарипов җыенда катнашкан һәм спонсорлык ярдәме күрсәтергә ризалык белдергән.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"