Балтач таңнары
-5 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2017, 11:44
Текән авылы мәчетендә атна саен җомга намазлары укыла
Кайчандыр гөрләп торган, уңганлыгы, бердәмлеге белән дан тоткан Текән авылы, бүген перспективасыз авыллар исәбендә.
Кайчандыр гөрләп торган, уңганлыгы, бердәмлеге белән дан тоткан Текән авылы, бүген перспективасыз авыллар исәбендә.
Мин килен булып төшкән елларда районда мактаулы сарыкчылык фермасы, мул уңыш игелә торган иксез-чиксез иген кырлары, гөрләп торган киптергеч агрегатлы ындыр табагы, техника тулы гаражы, пилорамасы, тегермәне, тугызъеллык мәктәбе, фельдшер-акушер пункты, клубы һәм магазины бар иде авылның. Мәктәп башлангыч мәктәпкә әйләндерелгәч, Бүләк авылы балалары яшәгән интернат бинасын авыл халкы үз көче белән элекке мәчет урынына үзгәртеп күчереп салды.
Заман җилләре Текән авылын урап узмады. Яшь гаиләләр авылдан читкә күченде. Авылда үз урынын югалтмый мәчетебез калды. Ул да еллар дәвамында хуҗасыз булып, түбәсеннән су үтеп, матчасы черегән һәм түшәмнәре җимерелер хәлкә килгән иде. Аллаһ йортын мондый хәлдә күрү йөрәкне телгәләде һәм иптәшем белән сөйләшеп Шәвъяды авыл җирлеге башлыгы Флүр Акберовка мөрәҗәгать иттек. Аннары авылда бу мәсьәлә буенча җыен үтте. Анда киңәшләшкәннән соң мәчетне тергезергә булдык. Флүр Акберов, Иске Балтач җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәфис Шәйхәйдар тәкъдиме, авыл халкының хуплавы белән мәчеткә хуҗа итеп иптәшем Илдар Сафиуллинны тәганләделәр.
Авыл халкы бердәм күтәрелеп изге эштә катнашты: кем акчалата, кем кул көче белән ярдәм итте. Мәчетнең түбәсен заманча материалдан ябып, түшәмен һәм матчасын ремонтлап, буяп Корбан гаете бәйрәменә өлгерттек. Бу эшләрне башкарып чыгуда читтә яшәгән авылдашлар Рәфил Мансуров, Дамир Глимшин, Вәзинә Глимшина, шулай ук Флүр Акберовның күрсәткән ярдәме тоемлы булды.
Бүген һәр атнаның җомга көнендә җомга намазларын укырга йөрибез. Хатын-кызларны намаз уку тәртибенә төшендерүдә Зөлфирә Галиева һәм Гөлфирә Бәдртдинова зур тырышлык сала. Узган айда Зөлфирә Галиева тәкъдиме белән олы бәйрәм — Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)нең туган көнен — Мәүлид кичәсен үткәрдек. Анда ихлас күңелдән барлык авыл халкы җыелды. Салаватлар әйтеп, мөнәҗәтләр көйләп, догалар укып табын оештырдык. Аллаһы ризалыгы өчен үткәрелгән мәҗлес бик ямьле үтте.
Киләчәктә дә Текән авылы халкы бердәм дигән данын югалтмый, изге юлдан тайпылмый яшәсен иде.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Лена ханым: "Улымды онотмайҙар"
На уровне молекул
Салкын тигәндә мунча керергә ярыймы?