Балтач таңнары
-6 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2017, 18:27
Республика Башлыгы баш мөхәррирләр белән очрашты
Елның соңгы ае тәмамланырга да санаулы көннәр калды, елга йомгак ясар мәл җитте. Республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов төбәкнең киң мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашты.
Елның соңгы ае тәмамланырга да санаулы көннәр калды, елга йомгак ясар мәл җитте. Республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов төбәкнең киң мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашты.
Сөйләшүдә республика тормышына кагылышлы күп мәсьәләләр күтәрелде. Тәү чиратта халыкның икътисади һәм матди хәле телгә алынды. Чөнки алардан чыгып, ирешелгәннәргә бәя бирергә мөмкин. Сораштырулар нәтиҗәсе шуны күрсәткән: халыкның 66 проценты үзләренең матди хәле яхшырды яки үзгәрмәде дип җаваплаган.
Гомумән алганда, республика елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлап килә, дип билгеләде Рөстәм Хәмитов. Үсеш күрсәткечләре буенча без ил төбәкләре арасында яхшылар исәбендә. Республика Башлыгы хөкүмәтнең эшен ныклы “4”легә бәяли. Төп бурычлар үтәлде, әмма хәл ителәсе мәсьәләләр байтак әле дип ассызыклады ул. Мәсәлән, алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителеп бетмәде. Бүген гомум өлешчеләрнең 10 проценты алданган дип исәпләнә. Бу – шактый зур сан. Һәм киләчәктә аны бетерү өчен бар көч салыначак.
Республика күләмендәге матбугат җитәкчеләре гомум төбәк дәрәҗәсендәге мәсьәләләрне күтәрде, дип яза "Өмет" гәзите үзенең сайтында. Әмма үзләренә кагылышлы сорауларны да читтә калдыра алмады. Чөнки бүген матбугат катлаулы хәлдә, бигрәк тә финансларга бәйле мәсьәлә кискен тора.
Төбәк башлыгы бу проблеманы белүен, борчылуын әйтте. Журналистика өлкәсендә эшләүче кадрларның хезмәт хакы югары булган башка тармакларга китүе дә борчый аны. Шуңа алдагы елда бу мәсьәләне хәл итәчәген белдерде.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде