Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 декабрь 2017, 16:26

Урындагы башлангчларны яклау программасы районда 2018 елда да дәвам итәчәкmliu

Авылларда яшәүче халыкны борчыган проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән программаны тормышка ашыру буенча бүген урыннарда эш бара.

Авылларда яшәүче халыкны борчыган проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән программаны тормышка ашыру буенча бүген урыннарда эш бара.
Һәр авыл җирлегенең бер авылында халык җыеннары үтә. Аларда 2018 елда проектта катнашу турында карарлар кабул ителә, өстенлекле проблемалар билгеләнә.

Иштирәк авылының зират рәшәткәләре ремонтланачак
2016 елда Югары Янактай авыл җирлегендә әлеге программа чикләрендә Яңа Ямурза авылында су белән тәэмин итү башнясы урнаштырылган. 2017 елда да янактайлылар конкурста катнашырга заявка биргәннәр. Иштирәк авылы зиратының рәшәткәләрен яңарту мәсьәләсен күтәреп, проект эшләп экспертиза үткәргәннәр. Әмма төрле сәбәпләр белән конкурстан үтә алмаганнар. Һәм шул ук проблеманы алдагы елда хәл итәргә булганнар.
—Җыенда унтугыз кеше катнашты. Барысы да актив булды. Алга чыгарылган проблемага битараф булмауларын белдереп, халыктан җыясы өлешкә теләп кушылырга ризалык белдерделәр. Спонсорлар да үз өлешләрен кертәчәк, — ди җирлек башлыгы Рәшит Мусин.

Түбән Карышта һәйкәл эшләнәчәк
Түбән Карыш авыл җирлегенә караган Түбән Карыш авылында 2018 елда Бөек Ватан сугышында яу кырларында башларын салган авылдашлар истәлегенә һәйкәл эшләячәкләр һәм аның янәшәсендәге территорияне төзекләндерәчәкләр. Яңа программаны гамәлгә ашыру өчен беренчел проблеманы билгеләү буенча үткән халык җыенында төрле яшьтәге 80 кеше катнашкан.
—Халык үзе шушы проблеманы күтәрде һәм үз өлешен кертергә ризалык белдерде. Җирлек территориясендәге спонсорлар да бу чарага кушылырга теләк белдерделәр, — ди җирлек башлыгы Әнәс Шәяхмәтов.

Көнтүгеш авылында зират рәшәткәсе капиталь ремонтланачак
Көнтүгеш авыл җирлегенең Көнтүгеш авылында үткән җыенда урындагы халык алдагы елда авыл зиратының рәшәткәләрен капиталь ремонтларга дигән уртак фикергә килгән.
Җыенда катнашкан 22 кеше дә проблема буенча фикер алышуда актив булган. Авыл җирлеге башлыгы Риф Миннегалин сөйли:
—Авылда яшәүчеләр программада катнашырга, үз өлешләрен кертергә ризалык белдерде. Җиде кешедән торган инициатив төркем сайланды. Аның составына кергән көнтүгешлеләр спонсорлар җәлеп итү өстендә дә эшләячәкләрен белдерде.
Авыл җирлеге 2016, 2017 елларда да Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашып, конкурс шартларын уңышлы үтеп, урыннарда халыкны борчыган проблемалар хәл ителде.
Читайте нас: