Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь 2017, 13:11

“Батырша” мәчетендә — Мәүлид бәйрәме

Нурлы мәчеткә пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең туган көнен – Мәүлид бәйрәмен үткәрергә Балтачның иманлы ханымнары — абыстайлар җыелды.

Нурлы мәчеткә пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең туган көнен – Мәүлид бәйрәмен үткәрергә Балтачның иманлы ханымнары — абыстайлар җыелды.
—Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд (с.г.в.)не җир йөзенә хаклыкны күрсәтер, безгә Коръәнне өйрәтер өчен җибәргән. Без пәйгамбәребезнең тормышын өйрәнеп, аңа тагын да күбрәк салаватлар әйтик, изге гамәлләр кылыйк. Бу Аллаһы Тәгаләгә якынаерга бер сәбәп булсын. Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Иң беренче Аллаһ үзе һәм Аның фәрештәләре Расүл Әкрам саллаләәһү галәйһиссәламгә салават әйтәләр. Ий, иман китергән бәндәләр, сез дә аңарга салават әйтегез”, — дигән. Бер хәдистә пәйгамбәребез с.г.в. “Кем дә кем мине көненә 100 тапкыр искә төшерсә, Аллаһы Тәгалә шул кешенең бөтен хаҗәтләрен үтәр”, дип искәрткән. Сезне Пәйгамбәребез туган ай – Мәүлид ае белән тәбриклим. Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, дини мәҗлесләр корып, салаватлар әйтү, хәер-догалар өләшү – Бөек Раббыбыз һәм аның Рәсүленә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) карата ихласлыгыбызны күрсәтә,” — дигән матур сүзләр белән кичәне башлады мөгаллимә Гүзәл абыстай Камалтдинова.
Тәүдә Коръән аятьләре укылды. Филзә абыстай Шәйхәйдәрова һәм 4 сыйныф шәкертләре сүз алды. Зоя абыстай Әмирҗанованың Салават әйтүен тын калып тыңладык. Азактан барчабыз бергә: “Хәмде бихәд”, “Я хәбиби,” — дип кабатладык.
“Мәүлид” — туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Мәүлид кичәсе дөньяга соңгы пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) туган көне. Коръәндә әйтелә: “(Әй, Мөхәммәд) Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек” (“Әнбия” сүрәсе, 107 нче аять).
Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) туган көн елның иң хөрмәт ителә торган көннәренең берсе булып исәпләнә һәм ул рабигыль-әүвәл аеның 12 нче кичәсенә туры килә. Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатланган кешенең гөнаһлары, шиксез, кичереләчәк. Мәүлид көнен билгеләп үтү Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) тормышын, эшчәнлеген бәян итү, аны олылау, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр уку, фәкыйрьләрне сыйлауны үз эченә ала. Пәйгамбәребезнең тормышы, камил холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк, нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә. Хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә.
Сания абыстай Сәрвәртдинова Пәйгамбәребезнең тормыш юлы белән таныштырды, район хатын-кызлар советының дини эшләр буенча җитәкчесе Җәмгыя Хәмәтова тәрбия, әхлак бирүдә диннең роле турында аңлатты.
Кешелек дөньясына бетмәс мирас һәм хәзинә калдырган пәйгамбәребез саллалаһу гәләйһи вәсәлләмнең иярченнәре буларак пәйгамбәребезнең тарихын, аның кайчан туганлыгын, башкарган хезмәтләрен һичшиксез белергә һәм балаларыбызга өйрәтеп калдырырга тиешбез. Борын-борыннан халык күңелендә сакланган, буыннан-буынга күчеп килгән дини эчтәлекле әсәрләрдә – мөнәҗәтләрдә пәйгамбәребезнең тормыш юлы, аңа карата ихтирам һәм ярату хисләре тасвирланган. Шундыйларның берничәсен кичә барышында безгә дә укып ишеттерделәр.
Иске Балтач авылының “Ихлас” мөнәҗәтчеләре коллективы чыгышы кабатланмас моң өстәде.
Районның “Ак Калфак” оешмасы җитәкчесе Камилә Халикова, Мишәр авылының “Әнием” мәчете каршында дини дәресләр алып баручы мөгаллимә, хаҗия Флидә Галиева бу көнге чараны искиткеч олы әһәмияткә ия дип билгеләде.
Динебез Исламда күркәм әхлакка зур урын бирелә. Ә иң куркәм әхлак иясе – ул Пәйгамбәребез Мөхәммәт. Бер хәдисендә ул әйтә: ”Мин гүзәл әхлакны камилләштерер өчен җибәрелдем”. Филзә абыстай Аллаһ илчесенең әдәбе белән таныштырды.
Түбән Сикияз авылы мөнәҗәтчеләре чыгышы, Богдан авылыннан Фәния апаның, Иске Балтачтан Фәнүзә апа Дилмиеваның – мөнәҗәтләре, Гафурова Фәридә апаның Зөһрә Сәләхованың шигырен укуы, Светлана апа Хаҗиуллинаның чыгышы кичәне тулыландырды.
Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) сәхабәсе һәм беренче хәлифә Әбу Бәкер: “Бер дирһәм булса да сарыф итеп Мәүлид мәҗлесе оештырган кеше сәгадәтле Җәннәттә минем янда булыр”, – дигән. Мәүлид аеның тагын нинди фазыйләтләре барлыгы турында Лилия абыстай Сабирова сөйләп үтте.
Барчабызга да Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын! Өммәтебезгә Пәйгамбәребезнең сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде!
Читайте нас: