Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 ноябрь 2017, 13:28

Районда урындагы башлангычлар проекты тормышка ашырыла

Районда ике ел рәттән урындагы башлангычлар проекты тормышка ашырылды.

Районда ике ел рәттән урындагы башлангычлар проекты тормышка ашырылды.
Бу башлангыч чикләрендә Нөркә авыл җирлеге ике елда да конкурс таләпләрен уңышлы үтеп зур эшләр башкарды. Узган елда Усман авылы зиратын төзекләндергәннәр иде. Быел Нөркә авылы зираты әйләндереп алынды. Җирлек башлыгы Флидә Гыйндуллина сөйли:
—Зират тирәли тимер баганалар утыртылган иде. Тендерны Уфа шәһәрендәге „Уралсервис” компаниясе җиңеп чыкты һәм ноябрь аенда эшне башкардылар. Бүленгән һәм җыелган акчаларга буяулы профнастил, профиль, башка кирәк-яраклар сатып алдык. Профильләрне буяу өчен Рифат Гыйндуллин буяу белән тәэмин итте. Авылда яшәгән төрле яшьтәге хатын-кызлар катнашлыгында алар буялды...
Флидә Кави кызы белдерүенчә, бу максатларга халык 40400 сум күләмендә үзенең өлешен керткән, 3000 сум — спонсорлар күрсәткән ярдәм, 40400 сум — авыл җирлеге бюджетыннан, 241200 сум республика бюджетыннан бүленгән.
Әйткәнемчә, Нөркә авыл җирлеге ике ел рәттән әлеге проект таләпләрен уңышлы үтте.
—Тәүдә проектның таләпләре белән ныклап таныштык, аны өйрәндек. Таләпләр зур. Документларны дөрес, төгәл итеп тутырып, әзерләп тапшырырга кирәк. Бер хата булса да, җыелган баллар „минус”ка чыга. Алдагы елда да катнашырга заявка бирдек. Инде анысында Имән авылы зиратын тәртипкә китерербез, дип өмет итәбез, — ди авыллар язмышы өчен янып яшләүче Флидә Кави кызы.
Читайте нас: