Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2017, 13:15

Башкортстанда „Башкорт бал корты” кооперативы булдырыла

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов инициативасы белән Башкортстанда кече бизнесны үстерүнең бер юлы сыйфатында „Башкортстан бал корты” кооперативы булдырыла.

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов инициативасы белән Башкортстанда кече бизнесны үстерүнең бер юлы сыйфатында „Башкортстан бал корты” кооперативы булдырыла.
Журналистлар белән үткән сөйләшү барышында Рөстәм Хәмитов салым льготалары, дәүләт яклавы чаралары кулланылуга карамастан, төбәктә кече бизнес предприятиеләренең саны артмавы, моңа күп проблемаларның сәбәп булуы турында белдергән иде. Статистика күрсәтүенчә, халыкның 20 процентка якыны бизнес эшен җәелдерергә тели, әмма төрле сәбәпләр белән үз предприятиеләрен булдырмый. Бу кешеләрне Рөстәм Зәки улы „илнең төп капиталы” дип атады. Ул шулай ук 3—5 кешенең берләшеп, бер предприятие булдырып, гомум тырышлык белән базарда үз урынын табу мөмкинлеген атады. „Республикада әлеге вакытта „Башкортстан бал корты” дигән матур исем белән кооператив булдырыла,” — диде Рөстәм Хәмитов. Әмма, Республика Башлыгы белдерүенчә, булдырылган кооперативлар нәтиҗәле эшләсен өчен аларның законлы һәм хокукый базасын әзерләргә кирәк.
Шул максаттан республиканың һәр районында (шул исәптән, Балтач районында да) бу кооперативның филиалы эшләячәк.
Уставка ярашлы, һәр авыл җирлегендә филиалның бүләкчәләре, бүләкчәләрнең мөдирләре һәм авылларда кооператив участоклары булдырылачак. Участоклар эшенә аларның мөдирләре җитәкчелек итәчәк.
Шулай итеп, дөньяга танылу яулаган туган Башкортстаныбызның брендына әверелгән „Башкорт балы”н җитештерүгә балтачлылар да үз өлешен кертәчәк.
Читайте нас: