Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 ноябрь 2017, 16:50

“Себердә дә хезмәт хакын алтын белән түләмиләр...”

Балтач районыннан 841 ир-егет ерак Себер тарафларына йөреп эшли. Моның үз сәбәпләре бар, әлбәттә. Кемдер эш урыннары кыскартылу сәбәпле, шушы юлны сайлаган, кемдер эш урыны булып та, хезмәт хакының аз күләмдә түләнүенә риза булмаган. Арада туганнары, танышлары киңәше белән барып урнашып уңышлы эшләп йөрүчеләр дә юк түгел.

Балтач районыннан 841 ир-егет ерак Себер тарафларына йөреп эшли. Моның үз сәбәпләре бар, әлбәттә. Кемдер эш урыннары кыскартылу сәбәпле, шушы юлны сайлаган, кемдер эш урыны булып та, хезмәт хакының аз күләмдә түләнүенә риза булмаган. Арада туганнары, танышлары киңәше белән барып урнашып уңышлы эшләп йөрүчеләр дә юк түгел.
Бүгенге героем Иске Балтач авылында туып-үскән егәрле ир-егетләрнең берсе Руслан Глимҗанов.
Яшь әле ул. Үзенә 33 кенә яшь. Ә Себер тарафларына йөреп эшләү стажы алты ел белән исәпләнә. Бала чагыннан водитель булырга хыялланган Руслан тугызынчы класстан соң Агыйдел шәһәрендәге 146 санлы лицейда водитель һөнәрен үзләштерә. Аннары армия хезмәтенә чакырыла. Хакасяинең Абакан шәһәрендә урнашкан тимер юл гаскәрләрендә үткән хезмәт елларында алган чыныгу, тормыш мәктәбе күп нәрсәгә өйрәтә.
Солдат киемен салуга Агыйдел шәһәрендә махсуслашкан техникада, аннары Нефтекама шәһәрендәге “НефАЗ” заводында водитель булып эшли.
—Эшемне ярата идем. Әмма 2008 елда кыскартуларга эләктем һәм туган районыма кайтып, юл төзү һәм ремонтлау идарәсенә водитель булып килдем. Ике ел эшләү дәверемдә хезмәт хакларының түбән булуы уйланырга мәҗбүр итте, дусларым белән Себер якларына юлландым. Күңел гел туган якларга тартты. Бер ел эшләгәннән соң кабат кайтып эшчәнлеге юл төзелешенә бәйле җәмгыятькә КамАЗ водителе булып урнаштым. Барысы да әйбәт. Эштән соң җылы өйгә кайтасың. Әмма шул ук проблема — хезмәт хакының түбән булуы борчуга салды... — дип искә ала Руслан Мәгънәви улы артта калган елларын.
Танышлары аша эш урыннарын белешеп, әти-әнисенең ризалыгын алып Ханты-Мансийск шәһәренә юллана егет. Менә алты ел инде биредә куәтле КамАЗ автомобилен “йөгәнли” ул. Яңа скважиналарны урнаштыру өчен территорияләрне әзерләүгә материал ташый.
Моннан өч ел элек, 2014 елда Югары Карыш авылы кызы Альбина Рәшит кызы белән гаилә кора. Башка чыгып аерым яши башлый Глимҗановлар. Вахта ысулы белән йөреп эшләгән гаилә башлыгы елның яртысын гаиләсеннән аерылып, чит җирләргә йөреп эштә үткәрергә мәҗбүр.
—Кайвакыт икешәр айга да кала. Аны көтеп, борчылып үтә гомерем. Янымда булса, тәрбиямдә булыр иде. Чит тарафларда ни дисәң дә, җиңел түгел инде...— дип борчыла икенче яртысы.
—Себердә дә хезмәт хакын алтын белән түләмиләр. Әмма ул акчага яшәп, гаиләне тәэмин итеп була. Әлбәттә, водитель кешегә районда да эш табарга була. Бүген читкә йөреп эшләп алган күләмдә түли торган эш урыным булса, Себер тарафларына йөрмәс тә идем... — ди Руслан үзе дә.
Читайте нас: