Балтач таңнары
+14 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
27 Ноября 2017, 07:02
Ана көнен — „Яшьлек”тә
Богдан авыл җирлеге, Иске Тимкә авыл мәдәният йорты белән берлектә Ана көне уңаеннан Иске Тимкә авыл мәдәният йорты каршында эшләгән вокаль ансамбль хатын-кызлары өчен ял оештырды.
Богдан авыл җирлеге, Иске Тимкә авыл мәдәният йорты белән берлектә Ана көне уңаеннан Иске Тимкә авыл мәдәният йорты каршында эшләгән вокаль ансамбль хатын-кызлары өчен ял оештырды.
Җирлекнең эшләр башкаручысы Фируза Абделхакова һәм Иске Тимкә авыл мәдәният йорты директоры Гөлнара Җиһаншина озатуында район үзәгендәге „Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексына, бассейнга килделәр.
Моннан өч ел элек Богдан, Иске Тимкә авылларында яшәүче өлкән буын хатын-кызларыннан оешкан „Зөләйха” ансамблендә җырлаган апаларның өлкәненә — 70, иң яшенә 56 яшь. Халык җырларын өйрәнеп халыкка җиткергән моңлы апалар авыл, җирле биләмә, район күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнаша.
—Бассейнда бик ошады, Алла боерса, тагын киләбез әле, — дип күңелле ял итеп таралышты богдан һәм тимкәлеләр „Яшьлек”тән.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"