Балтач таңнары
-6 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2017, 15:16
Балтачта география фәненнән диктант яздылар
Бүген Иске Балтачта "Географиядән диктант" Халыкара мәгариф акциясендә алтмышка якын кеше катнашты.
"Географиядән диктант" Халыкара мәгариф акциясен Балтачта үткәрү пункты сыйфатында Иске Балтач авылы икенче санлы урта мәктәбе билгеләнгән иде. Диктант язу бүген урындагы вакыт буенча 12:00 сәгатьтә башланды.
Мәктәпнең география фәне укытучысы Эльза Солтанова билгеләвенчә, 2017нче ел география өлкәсендә юбилей һәм тарихи вакыйгаларга бай ел. Быел, мәсәлән марианист Иван Айвазовский тууына 200 ел тулды. Шулай ук Русия география җәмгыяте Петр Тянь-Шанскийның 220 еллыгын билгеләде. Диңгезләр гизгән, поляр нокталарда тикшерен.ләр алып барган Фердинанд Врангельнең дә тууына 220 ел тулу турында әйтте укытучы. Барыннан да бигрәк, быелгы диктант Экология елында язылуы белән истәлекле.
Диктант язуда алтмышка якын кеше катнашты. Акциядә катнашучыларның күпчелеген мәктәп укучылары тәшкил итсә, арада бер пенсионер, хезмәт яшендәге өч кеше дә бар иде. Диктант язучылар 30 бирем сорауларына язма җавап бирделәр. Биремнәр җиңел түгел. Кайбер сорауларга 1-2 минут эчендә җавап бирү таләп ителсә, аерым сорауларның дөрес җавабын 30 секунд эчендә белү кирәк иде.
Диктанттан кем нинди билге алганлыгы әлегә билгесез. Берничә көннән диктантның дөрес җаваплары интернет челтәрендә пәйда булырга тиеш. Диктант язуда катнашучылар үзләренең бүгенге нәтиҗәләрен 45 көн үткәч кенә беләчәк. Ә сертификатлар бүген диктант язуда катнашкан һәркемгә бирелде.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде