Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 Май 2023, 12:56

Мөһим һәм фәһемле очрашу

Бүген район Советы каршындагы Яшьләр советы әгъзаларының БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай каршындагы Яшьләр советы вәкиле Раиль Әдиятуллин белән очрашуы узды.

Мөһим һәм фәһемле очрашу
Мөһим һәм фәһемле очрашу

Бүген район Советы каршындагы Яшьләр советы әгъзаларының БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай каршындагы Яшьләр советы вәкиле Раиль Әдиятуллин белән очрашу узды.

Очрашу башыннан ук җылы мөнәсәбәттә булды. Раиль Әлфрит улы башта үзе турында сөйләп үтте, ары таба район Советы каршындагы Яшьләр советы әгъзалары белән шәхси танышты. Яшьләр инициативаларын үстерү һәм аларга ярдәм итү белән бәйле агымдагы мәсьәләләр буенча фикере, шулай ук әлеге юнәлештә эш алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Яшьләр өчен мондый очрашулар җәмгыять тормышы белән  тирәнрәк кызыксыну, соңгы тенденцияләр һәм яңалыклар турында мәгълүмат алу, һәм актуаль проблемалар турында фикер алышу мөмкинлеге булып тора.

Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы - Корылтай каршындагы Яшьләр советы вәкиле әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде, шулай ук яшьләр проблемаларын хәл итүдә актив эшчәнлек алып барырга һәм хезмәттәшлеккә чакырды.

Мөһим һәм фәһемле очрашу
Мөһим һәм фәһемле очрашу
Мөһим һәм фәһемле очрашу
Автор:
Читайте нас: