Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 Май 2023, 20:09

Бүгенге көн мөһим очрашуларга бай булды

"Бердәм Русия” партиясенең төбәк проект офисы технологы Сергей Шумикин партиянең беренчел бүлекчәләр секретарьлары белән семинар үткәрде.

Бүгенге көн мөһим очрашуларга бай булды
Бүгенге көн мөһим очрашуларга бай булды

Сергей Шумикин “Бердәм Русия”нең беренчел бүлекчәләр секретарьлары белән семинар үткәрде.

Монда “Бердәм Русия” партиясенең төбәк проект офисы технологы Сергей Шумикин, “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Сираев, район Советы секретаре Рәсих Акберов һәм беренчел бүлекчәләр секретарьлары катнашты.

Сергей Шумикин “Бердәм челтәр стандарты” партия проектын тормышка ашыру үзенчәлекләре белән таныштырды. Ул шулай ук яңа проектлар һәм идеяләр турында күрсәтмә презентация белән сөйләде.

Семинар барышында „Бердәм Русия” партиясенең ролен һәм абруен күтәрүгә керткән шәхси өлешләре өчен Илгиз Субушев һәм Лилия Фәүзетдинова Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шулай ук Игорь Яниев, Ильяс Шәймөхәмәтов, Илгиз Рәхимҗанов һәм Фиргать Нәбиуллиннарга партия билетлары тапшырылды.

2006нчы елдан башлап булган Иске Тимкә беренчел бүлекчәсе секретаре Рәдиф Ахияров билгеләп үтүенчә, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Реаль эшләр” проекты актив тормышка ашырыла. Аның ярдәмендә Иске Тимкә авылында күп көнүзәк мәсьәләләр хәл ителгән. Әлеге проект кысаларында чишмә, парк, мәктәп спорт залы төзекләндерелгән.

Семинар “сорау-җавап” режимында үтте. Катнашучылар куелган бурычларны хәл итүгә үз карашларынт һәм тәкъдимнәрен белдерделәр.

Бүгенге көн мөһим очрашуларга бай булды
Бүгенге көн мөһим очрашуларга бай булды
Бүгенге көн мөһим очрашуларга бай булды
Бүгенге көн мөһим очрашуларга бай булды
Автор:
Читайте нас: