Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 апрель 2023, 10:26

Җирле үзидарә көне

Бүген районның актив укучылары район Хакимияте бинасында җирле үзидарә органнары эшчәнлеге белән танышалар һәм аның вәкилләре буларак үзләрен сынап карыйлар.   

Җирле үзидарә көне
Җирле үзидарә көне

21нче апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.

Күптән түгел, район мәдәният сараенда, “Поехали!” Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең муниципаль форумы гөрләп узган иде. Шушы форумның иң активлары бүген район Хакимияте бинасында җирле үзидарә органнары эшчәнлеге белән танышалар һәм аның  вәкилләре буларак үзләрен сынап карыйлар.   

Шулай итеп, бүгенгә район Хакимияте башлыгы – Лилия Шәехова (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе).

Район Хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы – Кирилл Мөхәмәтҗанов (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары - Алина Минисламова (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе), район Хакимияте башлыгының төзелеш һәм тормышны тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары - Илмир Вәлиәхмәтов (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), район Хакимиятенең финанс идарәсе начальнигы – Луиза Гиләҗева (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе), Хакимият башлыгының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык эшчәнлеге буенча урынбасары – Милана Тимуршина (Иске балтач 2нче урта мәктәбе), эшләр идарәчесе – Эвелина Галәветдинова (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), икътисад, эшкуарлык һәм муниципаль сатып алулар бүлеге – Регина Минисламова (Иске Балтач 2нче урта мәктәбе), торак үсеше, ТКХ һәм муниципаль хезмәтләр бүлеге – Наилә Габдуллина (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), архитектура, төзелеш бүлеге – Никита Айдимиров (Түбән Иванай урта мәктәбе), мәгълүмат-аналитика бүлеге – Рената Гаянова (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе). физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге – Альфред Әхмәтов (Иске балтач 1нче урта мәктәбе), бухгалтерлык хисабы бүлеге – Азалия Факиева (Көндәшле урта мәктәбе), балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре – Энҗе Харисова (Уразай урта мәктәбе), опека һәм попечительлек секторы – Галина Закирҗанова (Түбән Иванай урта мәктәбе), баш агроном – Дмитрий Вәлиев (Түбән Сикияз урта мәктәбе), муниципаль контроль буенча баш белгеч – Азалия Саргалиева (Югары Карыш урта мәктәбе), эшмәкәрлек һәм туризм буенча баш белгеч – Азалия Хәсәнова (Иске балтач 2нче урта мәктәбе), балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча баш белгеч – Гүзәл Мәхмүтова (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе), әйдәүче бухгалтер – Алсу Тәгрифуллина ( Сәйтәк урта мәктәбе), кадрлар эше буенча баш белгеч – Назгөл Нуртдинова (Штәнде урта мәктәбе), Гүзәл Субушева – район Советы секретаре.

Эш көне оперативкадан башланда. Монда үткән эшләргә нәтиҗәләр һәм алдагы көнгә планнар билгеләнде. Ары таба барысы да бергә “Дәртле пәнҗешәмбе” акциясенә чыктылар.

Районның актив укучыларына күңелле һәм нәтиҗәле эш көне телибез!

Җирле үзидарә көне
Җирле үзидарә көне
Автор:
Читайте нас: