Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 апрель 2023, 21:32

Мәктәпләр яңа автобуслы булды

Бүген Республика Башлыгы Радий Хәбиров “Торатау” конгресс-холлында яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды. 

Мәктәпләр яңа автобуслы булды
Мәктәпләр яңа автобуслы булды

Бүген Республика Башлыгы Радий Хәбиров “Торатау” конгресс-холлында яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды. 

Автобуслар Аскын, Авыргазы, Бакалы, Бәләбәй, Балакатай, Бишбүләк, Бөре, Нефтекама, Благовар, Благовещен, Бүздәк, Гафури, Дуван, Дүртөйле, Кушнаренко, Зилаер, Илеш, Мишкә, Миякә, Нуриман, Салават, Стәрлебаш, Учалы, Хәйбулла, Чакмагыш, Яңавыл, Межгорье районнарына һәм шәһәрләренә тапшырылды.

-Соңгы 4,5 ел эчендә 800дән артык мәктәп автобусы, яртысы – төбәк казнасы, яртысы федераль казна исәбенә сатып алынды. Бу эне дәвам итәбез,- диде Радий Хәбиров.

2023нче елда мәктәп автопаркын яңарту федераль программасы буенча Башкортстанга 45 “ГАЗ” маркалы яңа автобус кайтарылды. Шуларның сигезе – республиканың төньяк районнары өчен салонны өстәмә җылыту системасы белән.

Республикада 2758 торак пункттан 872 гомуми белем бирү оешмасының 42253 укучысын уку урынына алып бару һәм кире кайтару оештырылган.

Автор:
Читайте нас: