Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 март 2023, 21:43

Киләчәккә зур өметләр баглап

Бүген, 24 март көнне, район Советы каршындагы Яшьләр советының беренче утырышы үтте.

Киләчәккә зур өметләр баглап
Киләчәккә зур өметләр баглап

Бүген, 24 март көнне, район Советы каршындагы Яшьләр советының беренче утырышы үтте.

Яшьләр советы утырышында район Советы секретаре Рәсих Акберов һәм “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Сираев катнашты.

-Хәзерге вакытта яшьләр өчен мөмкинлекләр арта бара. Төрле мөһим программалар да гамәлдә. Сезгә барлык яңалыкларны яшьләргә җиткерү, мәнфәгатьләрен кайгырту бурычы куела. Бу мөһим эштә зур активлык күрсәтеп, яшьләребезнең ышанычын акларсыз. Барыгызга да уңышлар телим”, - дип билгеләп үтте район Советы секретаре Рәсих Акберов.

Район Советының 9нчы марттагы 38/340 номерлы карары белән район Советы каршындагы Яшьләр советының яңа составы формалаштырылды. Яңа совет составына Радим Гыйләҗев (Тучыбай урта мәктәбе укытучысы), Гөлнур Сәгъдиева ("Романтик" яшүсмерләр клубының яшьләр белән эшләү буенча белгеч), Илдар Зиннуров (район Хакимияте финанс идарәсенең әйдәп баручы белгеч-инженеры), Илназ Әхмәтов (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы), Фиргать Нәбиуллин ( “Балтач таңнары” район гәзите корреспонденты), Гүзәл Муллахмәтова (район Хакимиятенең физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитетының баш белгече), Надир Солтанов (БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, Нефтекама территориаль комитетының әйдәп баручы белгеч-эксперты), Галия Кабулова (район хакимиятенең опека һәм попечительлек буенча белгече), Алсу Гайниәхмәтова (мәгълүмати-консультация үзәгенең исәпкә алу аналитикасы буенча белгеч), Инга Айметова (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы), Айсылу Нурисламова (район Хакимиятенең архив хезмәте архивариусы), Радмир Нурмөхәмәтов (шәхси эшкуар) керде.

Беренче утырыш барышында район Советы каршындагы Яшьләр советының рәисен, урынбасарын сайлау мәсьәләсе каралды. Нәтиҗәләр буенча, Яшьләр советы рәисе итеп Гөлнур Сәгъдиева, аның урынбасары булып Гүзәл Муллахмәтова сайланды.

Балтач муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр советы –районның вәкиллекле органында яшьләр мәнфәгатьләрен яклау, яшьләр проблемаларын өйрәнү, аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә норматив һәм хокукый актлар эшләүдә ярдәм итү, яшьләр проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен төзелә.

Әлеге совет киңәшмә һәм консультатив орган булып тора һәм үз эшчәнлеген Русия Федерациясе Конституциясенә, Башкортостан Республикасы Конституциясенә, федераль законнарга, районның норматив һәм хокукый актларына ярашлы рәвештә гамәлгә ашыра. Яшьләр советы дүрт елга төзелә.

Яшьләр советының төп максатлары һәм бурычлары буларак районның вәкиллекле органында район яшьләре мәнфәгатьләрен тәкъдим итү, яшьләрне районның иҗтимагый - сәяси тормышында катнашуга җәлеп итү, яшьләр сәясәте өлкәсендә нормалар төзү эшчәнлегендә катнашу, район Хакимияте өчен кадрлар резервы әзерләү, район территориясендә яшьләр инициативаларын күрсәтү өчен шартлар тудыруда ярдәм итү, яшьләрнең хокукый һәм сәяси мәдәниятен формалаштыру, ныгыту һәм арттыру, яшьләрнең иҗади, гражданлык активлыгына ярдәм итү, социаль әһәмиятле чаралар үткәрү тора.

Автор:
Читайте нас: