Бүген Балтач үзәк район хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы Салават Гыйльметдинов бүлек мөдирләре һәм стационар табиблары белән бергә гомуми тикшерү уздырды.
Пациентлар һәм бүлек хезмәткәрләре белән аралаштылар, пациентларны дәвалау тактикасын планлаштырдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аерым пациентларга дәвалауны өченче дәрәҗәдәге медицина оешмаларында дәвам итәргә кирәк, ди район ак халатлылары.
—Безнең медицина хезмәткәрләре көн саен район халкының сәламәтлеге сагында намус белән эшлиләр. Эш бик җаваплы һәм авыр. Моны күрә белгән һәркемгә рәхмәт! — ди Салават Фоат улы.