Балтач үзәк район хастаханәсендә ИФА методы (иммун-фермент анализы) буенча SARS-2 вирусына G классындагы антитәнчекләрне билгеләү үткәрелә.
Бу хезмәт түләүле башкарыла. 10 AU/ml күрсәткечләре кире нәтиҗә буларак интерпретацияләнә, ягъни организмда SARS-Cov2 вирусына каршы антитәнчекләр юк дигән сүз.
Анализны тапшыру өчен балтачлылар участок терапевтына мөрәҗәгать итә алалар.