Барлык яңалыклар
Спорт
6 гыйнвар , 16:15

Йөзүчеләрнең иң җитезләре кемнәр?

"Спорт һәм сәламәтлек декадасы" кысаларында бүген "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында йөзү буенча район ярышлары узды.

Йөзүчеләрнең иң җитезләре кемнәр?
Йөзүчеләрнең иң җитезләре кемнәр?

"Спорт һәм сәламәтлек декадасы" кысаларында бүген "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында йөзү буенча район ярышлары узды.

Ярышларның тантаналы өлешендә катнашучыларны сәламләү сүзләре белән "Яшьлек" комплексы директоры Фәрит Галимов һәм физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Максим Әхтариев чыгыш ясадылар.

Ары таба сүз турнирның баш судьясына —Айрат Йосыповка бирелде. Ул ярыш кагыйдәләре белән таныштырып үтте. Хатын-кызларга – 25 метр, ирләргә – 50 метр дистанцияне ирекле стильдә йөзеп үтү бурычы тора иде.

Ярышларның җитди буласы стартның башыннан  ук билгеле иде. Йөзүчеләр, беренче булып йөзеп килү – бу әле җиңү түгеллеген беләләр. Үз яшь категориясендә барлык йөзүчеләр арасында иң яхшы вакытны күрсәтү мөhим. Шуңа күрә ярышлар тәмамланганнан соң барысы да нәтиҗәләрне игълан итүне түземсезлек белән көттеләр.

Бәйге барышында җанатарларның көч бирүе, үз спортчылары өчен җан атып йөзүләрне тамаша кылуы дусларча атмосфера тудырды, аларны җиңүгә рухландырды.

40 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында Эльвира Хаҗиева – беренче, Оксана Ковалева – икенче, Надежда Беляева һәм Лилия Галихановалар өченче урынны яуладылар.

40-60 яшьтәге хатын-кызлар арасында беренчелек Ирина Гафуровада. Икенче урынны – Әлфинә Нуркаева, өченче урынны Ләйсән Дәүләтханова отты.

60 һәм өлкәнрәк яшьләрдәге хатын-кызлар арасында җиңүне Әлфия Мөгаллимова яулады.

40 яшькә кадәрге ирләр арасында беренчелеккә – Айдар Муллахмәтова, икенче урынга – Азат Саргалиев, өченче урынга Илдар Галимҗановлар чыктылар.

40-60 яшьтәге ирләр арасында беренче урында – Радик Шакиров, икенче урында – Әлфәрит Гафуров, өченче урында – Дамир Солтанов.

60 һәм өлкәнрәк яшьләрдәге ирләр арасында 1нче урынга – Эрик Исиметов, 2нче урынга – Мәҗит Хәбибуллин, 3нче урынга Наиль Галләмов һәм Флүр Акберовлар чыкты.

Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!

Йөзүчеләрнең иң җитезләре кемнәр?
Йөзүчеләрнең иң җитезләре кемнәр?
Йөзүчеләрнең иң җитезләре кемнәр?
Йөзүчеләрнең иң җитезләре кемнәр?
Йөзүчеләрнең иң җитезләре кемнәр?
Йөзүчеләрнең иң җитезләре кемнәр?
Йөзүчеләрнең иң җитезләре кемнәр?
Йөзүчеләрнең иң җитезләре кемнәр?
Йөзүчеләрнең иң җитезләре кемнәр?
Йөзүчеләрнең иң җитезләре кемнәр?
Автор:
Читайте нас: