Барлык яңалыклар
Спорт
6 гыйнвар , 15:35

Районның иң спорт сөючән гаиләләре ачыкланды

Бүген, 6 гыйнвар көнне, Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә “Яңа ел гаилә уеннары-2025” республика фестиваленең муниципаль этабы гөрләп үтте.

Районның иң спорт сөючән гаиләләре ачыкланды
Районның иң спорт сөючән гаиләләре ачыкланды

Бүген, 6 гыйнвар көнне, Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә "Яңа ел гаилә уеннары-2025" республика фестиваленең район этабы гөрләп узды. 

Бу традицион уеннар балаларның һәм ата-аналарның көчен һәм җитезлеген сынау гына түгел, ә һәр команданың бердәмлеге күрсәткече дә булды. Олыларның балалар белән беррәттән ярышларда катнашып, бар мәшәкатьләрен онытып балачакка кайтуларын күрү – үзе бер куаныч.

Мондый чаралар ата-аналарны һәм балаларны якынайтып, бердәмләштереп кенә калмый, ә яшь буынга чын гаилә кыйммәтләре турында күзаллауларны да бирә, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә. Ачык һавада хәрәкәтчән уеннар һәм күңел ачулар барысына да зур шатлык китерде. Мондый күңелле чарадан, саф һавадан халыкның озак тараласы килми торды.

“Яңа ел гаилә уеннары-2025” ярышының район этабында 12 гаилә катнашты. Һәр гаилә, бердәмлек, үзара ярдәмләшү, җитезлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтеп, төрле мавыктыргыч эстафеталарны  мөмкин кадәр яхшырак узарга тырышты. Җанатарлар үз командаларына бик нык теләктәшлек күрсәттеләр.

Җиңүчеләргә килгәндә, 1нче урынны – Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән Галимхановлар гаиләсе, 2нче урынны – Югары Карыш урта мәктәбеннән Ханнановлар, 3нче урынны Штәнде урта мәктәбеннән Ибатуллиннар гаиләсе яулады.

Галимхановлар биредәге фестивальнең республика этабында районыбыз исеменнән чыгыш ясаячак. Уңышлар һәм алга таба да җиңүләр телибез.

Автор:
Читайте нас: