Барлык яңалыклар
Спорт
6 гыйнвар , 19:03

Эх, волейбол, волейбол...

Иске Балтачта Бөре шәһәре, Борай һәм Балтач районнары командалары волейбол буенча көч сынашты.

Эх, волейбол, волейбол...
Эх, волейбол, волейбол...

“Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында волейбол буенча турнир үтте. Ул районда барган “Спорт һәм сәламәтлек декадасы” кысаларында оештырылды.

Кызу уеннар ике мәйданда узды: беренче Лига – Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең спорт залында, икенче Лига – “Яшьлек” комплексында.

Командалар ярышка яхшы әзерлектә килгәннәр һәм командада эшли белүләрен, осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәттеләр. 

Нәтиҗәләргә килгәндә, беренче Лигада Иске Балтач командасы – беренче, Бөре шәһәре командасы – икенче, Борай районы командасы өченче урынны яулады.

Икенче Лигада  Иске Балтачның “Төнге бүреләр”е беренче урынга лаек булды. Икенче урында – Югары Карыш авылы командасы. Өченче урынга “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы командасы чыкты.

Җиңүче һәм призер командаларны котлыйбыз! Спорт белән һәрчак шулай дус булыйк!

Эх, волейбол, волейбол...
Эх, волейбол, волейбол...
Эх, волейбол, волейбол...
Эх, волейбол, волейбол...
Эх, волейбол, волейбол...
Эх, волейбол, волейбол...
Автор:
Читайте нас: