Барлык яңалыклар
Спорт
4 гыйнвар , 15:01

Иң көчлеләр ачыкланды

“Спорт һәм сәламәтлек декадасы” кысаларында “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында мәктәп укучылары һәм өлкәннәр арасында армрестлинг буенча район турниры узды.

Иң көчлеләр ачыкланды
Иң көчлеләр ачыкланды

“Спорт һәм сәламәтлек декадасы” кысаларында “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында мәктәп укучылары һәм өлкәннәр арасында армрестлинг буенча район турниры узды.

Чараны ачу тантанасында кунакларны "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы директоры Фәрит Галимов һәм балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафетдинов сәламләделәр.

Ары таба залда яшь категорияләре буенча бәйгеләр башланды. Ярыш булгач, җиңүче дә, җиңелүче дә була.

50 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны – Камиль  Гайниәхмәтов, икенче – Руслан Талипов, өченче урынны Ильмар Гыйльметдинов яуладылар.

55 килограммга кадәр авырлык категориясендә Данил Гайниәхмәтов җиңүче буларак ачыкланды. Нияз Рамазанов – икенче, ә Матвей Беляев – өченче.

60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Аскар Сәрвәртдинов – беренче, Динар Сабирҗанов – икенче, Тимур Шагиев өченче урынга чыктылар.

65 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынга – Аскар Шакиров, икенче урынга – Әмир Әхкәмов, өченче урынга Раиль Минәҗев лаек булдылар.

70 килограммга кадәр авырлык категориясендә Раиль Нуртдинов җиңүче исемен алды. Икенче урынга – Динар Гәрәев, өченче урынга Чингиз Җиһангиров ия булдылар.

75 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренчелекне Рөстәм Шәйхетдинов яулады. Камиль Җиһангиров һәм Тимур Солтановлар призер булдылар.

80 килограммга кадәр авырлык категориясендә Максим Захаров иң көчлесе. Азамат Хөснуллин – икенче, Айдар Рахимов өченче урынга чыктылар.

Барлык җиңүчеләр һәм призёрлар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Иң көчлеләр ачыкланды
Иң көчлеләр ачыкланды
Иң көчлеләр ачыкланды
Иң көчлеләр ачыкланды
Иң көчлеләр ачыкланды
Иң көчлеләр ачыкланды
Иң көчлеләр ачыкланды
Иң көчлеләр ачыкланды
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: