Барлык яңалыклар
Спорт
23 декабрь 2024, 20:58

Балтачлылар – Халыкара Спартакиада җиңүчеләре!

Узган ялларда Уфа шәһәрендә көрәш сәнгатенең XX Халыкара Спартакиадасы узды.

Спорт чарасында Русиянең 60 төбәгеннән 5000 спортчы, шулай ук берничә чит ил вәкиле дә катнашты. Өч көн дәвамында көрәшнең 30 төре буенча иң яхшы спортчыларны ачыкладылар.

Медальләр өчен көрәшкә беренчеләрдән булып тайланд боксы вәкилләре чыкты, алар арасында "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре дә бар иде. Алар үз авырлык һәм яшь категорияләрендә түбәндәге призлы урыннарны яуладылар:

1нче урын – Илназ Сәетгалиев, Нурлан Фәтхуллин;

2нче урын – Сабрина Глимҗанова, Тимур Әхкәмов, Глеб Шәйхетдинов;

3нче урын – Искәндәр Нәбиев, Илнур Сәрвәртдинов, Денис Глимҗанов.

Тренер Евгений Гыйльмөхәмәтов һәм яшь спортчыларны уртак чираттагы уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә яңа үрләр яуларга насыйп булсын.

Балтачлылар – Халыкара Спартакиада җиңүчеләре!
Балтачлылар – Халыкара Спартакиада җиңүчеләре!
Балтачлылар – Халыкара Спартакиада җиңүчеләре!
Балтачлылар – Халыкара Спартакиада җиңүчеләре!
Балтачлылар – Халыкара Спартакиада җиңүчеләре!
Балтачлылар – Халыкара Спартакиада җиңүчеләре!
Балтачлылар – Халыкара Спартакиада җиңүчеләре!
Балтачлылар – Халыкара Спартакиада җиңүчеләре!
Автор:
Читайте нас: