20 декабрьдә Иске Балтач авылының иң актив өлкән яшьтәге кешеләре скандинавча йөрү буенча ГТО комплексы нормативларын тапшырдылар.
ГТО нормативларын тапшыру программасында - зарядка һәм өч километрлы дистанция. Аны катнашучының яшенә һәм тапшыру баскычына бәйле булган вакытка үтәргә кирәк иде.
Шунысы мөһим: безнең өлкән яшьтәгеләр шундый актив тормыш рәвеше алып баралар. Үзләренең дәртләре белән алар безгә үрнәк күрсәтәләр.
Скандинавча йөрү – өлкән яшьтәгеләрнең физик активлыгын саклауда иң яхшы чараларның берсе. Ул бөтен мускулларны, йөрәк-кан әйләнеше системасын хәрәкәткә китерә, шул ук вакытта аның килешмәгән яклары юк. Белгечләр билгеләвенчә, йөрүнең төп җиһазы булган таякларның шәхсән үзеңә туры килгәнен сайлау зарур. Монда кешенең буй озынлыгы гына түгел, йөрү тизлеге дә исәпкә алына.
Яңа елга кергәндә үз алдыбызга тагы бер максат куйыйк, күбрәк җәяү йөри башлыйк, дуслар! Шул вакытта сәламәтлегебез дә ныгыр, күңелләребез дә күтәренке булыр!