Бүген Бөре шәһәрендә каратэ (киокусинкай) буенча Башкортстан Республикасының Ачык Беренчелеге узды.
Балтач районыннан турнирда тренер Евгений Андреев җитәкчелегендәге “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре катнашты.
“Ката” буенча төркемнәр арасында Алина Сафина – беренче, Артур Әхмәтшин, Рияз Вәлиев һәм Марат Борһанов икенче урынны яуладылар.
Ә “ката” буенча шәхси зачетта Алина Сафина шулай ук беренче урынга лаек булды. Рәнис Камилҗанов икенче урынга чыкты.
“Кумитэ” дисциплинасында балтачлылар янә җиңүчеләр исемлегендә. Үз авырлык категорияләрендә Рияз Вәлиев, Алина Сафина, Рәнис Камилҗанов – беренче, Алмаз Нуркаев, Марат Борһанов, Артур Әхмәтшин – икенче, Радим Гарипов – өченче, Имиль Муллахмәтов дүртенче урынны яуладылар.
Назар Сираев үзен ярышлар судьясы ролендә сынады.
Афәрин, балтачлылар!