Күптән түгел генә Башкортстан Республикасы мәктәп укучыларының XXVII Спартакиадасы кысаларында Борайның физкультура-савыктыру комплексында грек-рим көрәше буенча зона ярышлары узды. Биредә Балтач, Борай, Караидел, Тәтешле һәм Аскын районнарыннан көчле яшь спортчылар иң-иңнәрен ачыкларга җыелды.
Ярышлардан балтачлылар да читтә калмады – балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ирек Камалов җитәкчелегендәге тәрбияләнүчеләр лаеклы чыгыш ясадылар.
—Мондый бәйгеләрдән бердә читтә калмаска тырышабыз. Чөнки спорт бәйгеләре үзеңне сынар өчен менә дигән мөмкинлек. Грек-рим көрәше малайлар өчен бик мөһим, дип уйлыйм. Көндәшеңә каршы келәмгә чыкканда, беренче чиратта, үз-үзеңне җиңәсең. Балалар тренировкаларга бик теләп йөриләр. Шуңа күрә нәтиҗәләр дә бар. Тиздән менә ирекле көрәш буенча да зона ярышларына барырга җыенабыз. Аллаһы боерса, аннан да җиңүләр белән кайтырбыз,—ди Ирек Фәйзрахман улы.
Нәтиҗәләргә килгәндә, үз авырлык категорияләрендә Илнар Камалов, Данил Халиуллин – беренче, Әмир Шәйдуллин, Илмар Ахатов – икенче, Динар Сафиев, Руслан Талипов, Илвир Ахатов өченче урынны яуладылар.
1-2нче урыннарны яулаган спортчылар финалга – республика этабына чыктылар. Алар Салават шәһәрендә үтәчәк ярышларда катнашачаклар. Анда да район данын лаеклы яклауларына шик юк. Балтачлылар бит алар.