Барлык яңалыклар
Спорт
30 ноябрь , 21:21

Балтачка иң көчле спортчылар җыелды

Бүген, "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында, махсус хәрби операция геройларлары истәлегенә багышланган каратэ (киокусинкай) буенча ачык турнир узды.

Балтачка иң көчле спортчылар җыелды
Балтачка иң көчле спортчылар җыелды

Бүген, "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында, махсус хәрби операция геройларлары истәлегенә багышланган каратэ (киокусинкай) буенча ачык турнир узды.

Спорт чарасында Бөре шәһәре, Борай, Мишкә, Баҗан, Сосновка һәм Иске Балтач авылларыннан 80нән артык спортчы катнашты. МХО зонасында катнашучы яугирләр биредәге турнирның мәртәбәле кунаклары булды.

Турнирны ачу тантанасы югары дәрәҗәдә үзенчәлекле булуы белән барысын да үзенә җәлеп итте – спортчылар парады һәм каратэ (киокусинкай)  буенча Бөтенрусия ярышларының бронза призеры Алина Сафина башкаруында традицион барабанда уйнау белән башланып китте.

Ачу тантанасы барышында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев махсус хәрби операция геройлары истәлегенә багышланган турнир – аларның хәрби казанышларын хөрмәт итү һәм искә алу билгесе, шулай ук яшь буынга патриотик тәрбия бирүен  билгеләп үтте. “Безнең өчен бүген МХО геройларын үсеп килүче буынның белүе һәм хәтерләве бик мөһим”, дип ассызыклады Илгиз Әхвәс улы.

Шулай ук калган чыгыш ясаучылар спортчыларга алдагы ярышларда уңышлар теләделәр, шулай ук яшьләр арасында патриотизмны тәрбияләүгә ярдәм итә торган мондый спорт чараларын уздыруның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Тантаналы өлешне күрсәтмә номерлар белән “Агыйдел-Малина” командасы гимнасткалары һәм каратистчылар төркеме тәмамлады.

Ары таба бер-бер артлы кызу ярышлар башланды. Ярышлар югары дәрәҗәдә узды һәм барлык катнашучыларга чын спорт бәйрәме бүләк итте.

Кумитэ буенча 25 килограммга кадәр авырлык категориясендә 6-7 яшьлек малайлар арасында Макар Вәлиуллин – беренче, Искәндәр Шакиров – икенче, Константин Махиянов – өченче, 6-7 яшьлек малайлар арасында “Б” төркемендә Раиль Камилҗанов – беренче, Святослав Облезников – икенче, Мурат Дильмиев – өченче урынны яуладылар.

30 килограммга кадәр авырлык категориясендә 6-7 яшьлек малайлар арасында Тамирлан Мусин – беренче, Искәндәр Галин – икенче, Назар Хәйруллин өченче урынга чыктылар.

30 килограммнан артык авырлык категориясендә 6-7 яшьлек малайлар арасында Кирилл Лаптев һәм Илдар Галиевлар җиңүчеләр буларак танылды.

25 килограммга кадәр авырлык категориясендә 7-8 яшьлек кызлар арасында Лаура Садыйкова һәм Екатерина Чистяковалар җиңүчеләр. Ә 30 килограммга кадәр авырлык категориясендә 9 яшьлек кызлар арасында беренче урынга Мәдинә Гыйльметдинова чыкты. Элиана Мусина һәм Злата Ямаевалар икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

25 килограммга кадәр авырлык категориясендә 8-9 яшьлек малайлар арасында Тимур Айметов, Әмирхан Хәсәнов һәм Эмиль Исламовлар пьедесталның югары баскычларына күтәрелделәр. Әлеге авырлык категориясенең “Б” төркемендә Егор Лобов, Эмиль Байбулатов һәм Салават Йосыповлар җиңүчеләр булды.

30 килограммга кадәр авырлык категориясендә 8-9 яшьлек малайлар арасында Тимофей Алексеев – беренче, Таһир Вәлиев – икенче, Артем Шәйхетдинов өченче урынга лаек булдылар. “Б” төркемендә беренче урынны – Алмаз Вахитов, икенче урынны - Ранель Сайфулин, өченче урынны Әнвәр Хәсәнов отты. “В” төркемендә җиңүне Рәнис Камилҗанов яулады. Икенче һәм өченче урынга Эмиль Диникаев, Денис Илинбаевлар чыкты.

8-9 яшьлек малайлар арасында 35 килограммга кадәр авырлык категориясендә – Солтан Нәбиев, Роман Пономарев, 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә – Дмитрий Александров, Дмитрий Чуклин, Руслан Гәйнетдинов, 45 килограммга кадәр авырлык категориясендә Тимур Данилов һәм Артем Пойловлар җиңүчеләр дип танылдылар.

30 килограммга кадәр авырлык категориясендә 10-11 яшьлек кызлар  арасында – Ксения Шәйхетдинова (1нче урын), Динара Фәметдинова (2нче урын), Камила Кадимова (3нче урын),  малайлар арасында  Илназ Латыйпов (1нче урын), Сергей Яикбаев (2нче урын), Илья Аликаевлар  (3нче урын) пьедесталга күтәрелделәр. Шул ук авырлык категориясенең “Б” төркемендә – Рөстәм Шакирҗанов (1нче урын), Искәндәр Солтанов (2нче урын), Илдан Латыйпов (3нче урын), “В” төркемендә – Роман Алексеев (1нче урын), Руслан Вахитов (2нче урын), Имиль Муллахмәтовлар  (3нче урын) көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты.

10-11 яшьлек малайлар арасында 35 килограммга кадәр авырлык категориясендә Самир Саяпов – беренче, Кирилл Айкашев – икенче, Ислам Төхвәтуллин – өченче, “Б” төркемендә Артур Әхмәтшин – беренче, Савелий Чернов – икенче, Елисей Ушнурцев өченче урынны яуладылар.

10-11 яшьлек малайлар  арасында 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә – Дмитрий Шумков, Максим Михайлов, Дамир Азманов, 45 килограммга кадәр авырлык категориясендә Марат Борһанов һәм Самат Ногымановлар үзләрен сынатмады, алар җиңүчеләр.

40 килограммнан артык авырлык категориясендә 12-13 яшьлек кызлар арасында Ленара Карамова һәм Иллария Хафизовалар беренче-икенче урынны бүлештеләр.

12-13 яшьлек малайлар арасында 35 килограммга кадәр авырлык категориясендә Карим Муллаянова – беренче, Алмаз Нуркаев – икенче, 55 килограммнан артык авырлык категориясендә Самир Хисаметдинов – беренче, Эдуард Мусин икенче урынга лаек булды.

14-15 яшьлек малайлар арасында 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә Ярослав Байрамалов җиңүче булды. Икенче урынга Денис Галимов чыкты.

Барлык җиңүчеләр һәм призерларга  грамоталар, медальләр һәм кубоклар тапшырылды.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: